Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Аитова: «Әниләрне өйдәгеләр кадерләсәләр, балага да яхшы булачак»

Әни булу хатын-кызны да, гаиләне дә үзгәртә. Гаиләдәге хатын-кызга булган мөнәсәбәт балаларда чагылыш табамы? Гаилә коргач та туган авырлыкларга, төшенкелеккә бирешмәс өчен нишләргә? Бу һәм башка сорауларга җавапны без журналист Венера Аитова белән эзләп карадык

– Бала туу хатын-кызны нык үзгәртә, диләр. Сезнең тормышта, эчке дөньягызда, гаиләгездә нинди үзгәрешләр булды?
– Бала тугач, үземне зур тизлек белән чабып баручы поезддан төшеп калгандай хис иттем. Моңа кадәр тормышның бик күп матур мизгелләре вагонның икенче ягында калып, бик тиз, кадрлар кебек кенә уза иде. Ә бала туу белән, бөтен дөнья тынычланып калды, тормыш үзгәрде. Бөтенләй башка төрле кешегә әйләнәсең, дип әйтеп булмый, тик булган тормышың тирәнәя кебек. Хикмәтнең башкада булуын аңлыйсың. Табигатькә күбрәк тартыла башлыйсың. Гомумән, миңа калса, балалар безне яхшырак булырга өйрәтә.

– Хатын-кызлар арасында декрет ялында депрессиягә бирелүчеләр булгалый.
– Беренчедән, депрессияне төшенкелеккә бирешүдән аера белергә кирәк. Депрессия – ул авыру, һәм аны дәваларга кирәк. Декрет ялы, әлбәттә, бик рәхәт вакыт, әмма бу вакытта да арыган әниләр төшенкелеккә бирешергә мөмкин һәм моның аңлашыла торган сәбәпләре бар. Кешенең гап-гади физиологик ихтыяҗлары бар, мәсәлән, йокы. Берничә атна рәттән йокламаган әнинең халәтен күз алдына китерү авыр түгел. Иреңнең, гомумән, гаиләңнең дә сине аңлавы, сиңа ярдәм итүе бик мөһим. Хатын-кыз кадер-хөрмәтне тоярга тиеш. Шулай булганда, балага да яхшы булачак. Үземә килгәндә, мин иремә һәм гаиләмә бик рәхмәтле. Аллага шөкер, гаиләм, хәтта 91 яшьлек әбиемә кадәр дә миңа бик булыша. Шуны аңларга кирәк: бала тугач, рәхәт чаклар белән бергә авыр вакытлары да була. Тик тулаем алганда бу чор, җырдагыча, бер вакыт кына.

– Әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Бала туганчы, мин, һәр тапшыруга җентекләп әзерләнгән кебек, әни булуга җитди карадым. Әлеге тема белән бәйле булган барлык популяр китапларны укыдым, галимнәрне, психологларны тыңладым. Сине әни булырга беркая да өйрәтмиләр бит. Билгеле, ул синең каныңда бар, әмма бүгенгә кадәр тупланган тәҗрибәне куллансаң, күпкә җиңелрәк ул. Балада эреп, үзеңне тулысынча онытырга ярамый. Шуңа күрә, самолеттагыча, кислородны башта үзеңә, аннан соң балаңа бирергә кирәк. Вакытында ашарга, йокларга, үзеңне кадерли белергә өйрәнергә кирәк. Бу бик гади әйберләр кебек, әмма аларның барысы да бик мөһим.

– Сез үскән гаиләдә хатын-кызга карата мөнәсәбәт нинди иде?
– Аллага шөкер, мин гаиләдә мәхәббәтнең нәрсә икәнен күреп үстем. Бу – зур бәхет, чөнки аны күреп үсмәгәндә, олыгайгач, проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Әлбәттә, проблемаларсыз гаилә юктыр ул, әмма төп фактор – яратуны тою мөһим. Безне яратып кына, принцессалар кебек үстерделәр, дип әйтә алмыйм. Без әти-әнинең эшләгәнен күреп, хезмәткә, тырышлыкка өйрәнеп үстек. Гаиләдә ике кыз булгач, без – әниемә, әнием безгә иптәш кебек иде. Хәзер дә шулай.

– Телевидениедә эшләгән вакытларыгызны сагынасызмы?
– Сагыну, дип, эшкә барып кайтырга була бит, ә коллегаларым белән без гел аралашып торабыз. Мин декрет ялында, экс-журналистлар юк икән ул, дигән фикергә килдем. Дөнья белән элемтәне өзеп булмый, актуаль хәбәрләрне укып, карап, анализлап бардым. Пандемия вакытында актуаль темаларга сөйләшер өчен «Инстаграм» аша туры эфирга да чыккаладым. Бу бераз гына булса да сагынуны баскандыр. Миңа «Сине эшкә чыга, дип ишеттек», «Кайчан чыгасың?» дигән сораулар еш килә. Әлегә ашыкмыйм. Берәр көнне иртән уянып, менә вакыт җитте, мин эшләргә телим, дигән уй килсә, мин эшли башлаячакмын. Идеяләр бар, планнар зурдан, Алла боерса!

– Яңа елдан ниләр көтәсез?
– Яңа елны мин электән үк бик яратам. Аңа әзерләнү мизгелләре – үзе бер ләззәт. Минем өчен ул, чыннан да, елның иң тылсымлы, сихри вакыты. Бөтен дөньяны бизиләр, матурлыйлар. Туганнар, дуслар белән күрешәсең, матур теләкләр телисең. Киләсе ел – Үгез елы, минем елым. Шуңа күрә мин киләсе елга бик зур өметләр баглыйм. 2020 ел, чыннан да, бик үзенчәлекле үтте, сынауларга бай булды. Әмма ул сынаулар кешеләрне көчлерәк, яхшырак итәргә тиештер. 2021 ел барыбыз өчен дә күпкә яхшырак булсын иде.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

"Ватаным Татарстан"

Фото: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев