Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентин Атласов: "Бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел"

Зәй районы Федоровка авылы мәктәбен музей итеп ясарга телиләр

Федоровка мәктәбе  (бу мәктәп хәзер юк инде) бинасын  торгызу, анда һәр чыгарылыш укучыларының фотосурәтләрен  урнаштыру, мәктәп директорлары, укытучылар исемнәрен мәңгеләштерү, директор  Мияссәр Гарифуллович Галиуллинга исә  мемориаль такта кую идеясе белән янучылар  авылда бик күп. Боз урыныннан кузгалды: бу хәбәргә битараф булмаучылар укытучылар турында язмалар, фотосурәтләр барлый һәм юллый. Бу уңайдан табылган һәр мәгълүмат - кадерле ядкарь. Алар  әлеге игелекле эш башында торучыларга тапшырылсын иде.

Тәҗрибә кыры белән республикада  мәгълүм булган Федоровка мәктәбе көчле укытучылары һәм укучылары белән данлыклы. Анда белем алган укучылар илебезнең кайсы тармакларында гына хезмәт куймыйлар.

 - Иң мөһиме,   укытучыларыбыз исемнәре тарих битендә калачак, чыгарылыш сыйныфларга  җыелырга, хәтер-хатирәләрне барларга урын булачак. Бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел, - ди әлеге эш башында торучы Валентин Атласов.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев