Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаровның хатыны: «Вадим эчемлекләр белән мавыга димәс идем»

Вадим Захаровның хатыны Лариса иренең характерын «нормаль, адекват», — дип бәяләде

Вадим белән Ларисаның танышу тарихы бик үзенчәлекле. Лариса радиога: «Керәшен егетләре белән танышырга телим», — дип смс-хәбәр җибәргән. Моны Вадим ишетеп алган да, озак уйлап тормыйча, җавап язган. 

«Мин Владик, авылда яшим, тракторчы булып эшлим», — дип язды. Шулай аралашып киттек. Бер ай телефоннан аралашканнан соң, очрашуга килде. Шунда гына үзенең мине алдавын, җырчы икәнен әйтте. Ә мин алай татар эстрадасы белән кызыксынмагач, андый җырчы булу турында белми идем. «Ярар соң, җырчы икәнсең - җырчы», — дидем, ләкин мине алдавы ошамады. Бераз үпкәләп тә йөрдем. Аралашуыбыз ЗАГСка кадәр китереп җиткерде, бүгенге көндә ике кыз үстереп ятабыз.

Вадим кызларыбызны бик ярата, өйгә кайткач, кызлар гел аның янында. Ул балаларга карата йомшак, ә мин таләпчәнрәк. Өйдә булганда бөтен вакытын балалар белән үткәрергә тырыша. Әмма мин аның өйдә тагын да күбрәк булуын теләр идем», — ди Лариса. 

Ерак юлдан концертлардан кайтканда аны йокламыйча каршы аласызмы? 

Мин бик тынгысыз кеше. Үзенең мине каршыла дип әйткәне юк, ләкин мин аның өчен бик борчылып торам. Гел юлда йөри бит. Даими шалтыратып, кай тирәдә икәнлеген белешеп торам. Ул кайткач, бергәләп утырып чәйләр эчәбез, шуннан соң гына йокларга ятабыз. Кайтуына аның яраткан итле әйберләрен — өчпочмак, мантый, бәлеш кебек ризыклар пешереп куям.  

Ирегезне башка хатын-кызларга көнлисезме? 

Смслар күп килә аңа. Язалар-язалар… Элек бик ачуым чыга иде. Хәзер алай ук түгел. «Монысы кем инде тагын?» — дип сорап куям. 

Нәрсәләр дип язалар? 

«Вадим, әйдә танышыйк, күрешик», — дип язалар. Беренче елларда аеруча авыр иде. Хәзер андый хатларга ияләндем, разборкалар ясап йөргәнем дә булмады. Вадимның сулга йөрмәячәгенә ышанам. 

Вадим авыр көннәрдән соң ничек ял итә? Эчемлекләр кулланамы?

Арган вакытта аңа йокларга кирәк. Алай эчемлекләр белән артык мавыга димәс идем. 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев