Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урманда яшәүче Анна Гарипова: “Мәчеләремне ташлап, кая китим”

Шушы көннәрдә Алабуга районына иҗади командировкага барып кайттык. Командировкабызның иң соңгы пункты – Айталан авылы булды.

Бу авылдан соң Казанга юл тотарбыз дип уйласак та, Айталан кешеләре безгә авылдан бераз читтәрәк урман кырында яшәп ятучы Анный түти йортына кереп чыгарга киңәш иттеләр.

Анный түтинең йорты белән Айталан авылын юл һәм басу аерып тора. Юл аркылы чыккач, бераз гына урман кырыеннан барырга кирәк. Анный түтинең өе янына килеп туктагач, хуҗабикәнең эте өрергә тотынды. Тавышны ишетеп, Анный түти үзе дә чыкты. Өстендә кызыл кофта, ә башында кызыл шапка иде аның.

Таныш түгел кешеләр булгачтыр инде, баштан безнең белән капкасында кечкенә генә тишек калдырып сөйләште. Шул чакта сөйләшә алырбыз микән дип шикләнеп тә куйдым. Ләкин кем икәнебезне, кайдан килүебезне белгәч, капкасын киереп ачты һәм безне үз хуҗалыгына чакырып алды ул.

Шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, барлык тормыш уңайлыкларыннан баш тартып, урманнарга яшәргә күченеп китүче кешеләр турында ишеткәнем бар иде. Илебездә шулай Себер урманнарына күченеп китүчеләр бар икән. Ләкин андый кешеләрнең нигәдер Татарстанда да бардыр дип уйламадым. Булмас димә, диләрме әле. Анна Гарипова - Герасимованы урманга күченергә шәһәр ыгы-зыгысы түгел, ә тормыш хәлләре мәҗбүр иткән. “Без 40 еллап Февраль авылында яшәдек. Ул керәшен авылы иде. Бүген ул юк инде. Умарталар тота идек. Умарталарыбыз беткәч, кызым Илгизә белән шушы өйгә күченеп килдек”, - дип сөйләде ул. Биредә ул 21 ел яши.

Ишегалдына кергәч тә хуҗабикәнең этен, мәчеләрен һәм умарталарын күреп алдык. Алты умартасы бар. Быел бал күп булды, ди. “Ерткыч хайваннар умарталарыгызга тимиме соң?”, - дип сорагач, “Бар мени алар? Бездә аюлар юк. Февраль урманында бар диләр анысы”, - диде ул.

Ишегалдын әйләнеп чыккач, Анный түти өенә чакырды. Урманда яшәүче кешенең уты юк. Без килгәндә кичке алтылар иде. Өй эче кап-караңгы. Тәрәзәләрдән кергән яктылык белән хуҗабикәнең өен карадык. Өйдә зур авыл пиче, ятак, өстәл, тәре алды, дини календарь бар иде. Стенасында радиоприемник эленеп тора. Татар радиосы дулкынында, татарча җыр уйната. Аккумулятор белән эшли торган телевизоры да бар. Тик телефоны гына тотмый икән.

- Без монда әзергә төштек. Бу өй түгел иде. Склад иде. Яичкин дигән кеше бу йортны Лубяннан алып кайткан. Сугыш вакытындадыр инде ул.

Өйгә газ да кертелмәгән. “Кышларын бик салкын була”, - диде Анна Гарипова. Салкын вакытларда өен пич ярдәмендә җылыта. Өйне яктырту өчен керосинлы лампасы да бар.

Анна Гариповадан башка өйдә уннан артык мәче яши. Ул үзе безнең белән сөйләшә, үзе мәчеләрен сөя, безгә ияреп кергән олы мәчеләрне ишегалдына куа торды. “И, кечкенәләр шул алар. Моннан күченеп китер идең дә. Мәчеләремне кая куярга?! Ун кәҗәм дә бар әле. Кәҗәләремне әкренләп бетереп барам инде, мәчеләремне бетереп булмый шул. Аларны ташлап, кая китим”, - ди Анный түти.

Атна саен Анна Гарипова Айталандагы туганнарына мунчага йөри. Кирәк-яракны Алабугада яшәүче кызы Илгизә алып кайта.

Суны урман эчендә аккан чишмәдән ташырга кирәк. Чишмә өйдән читтәрәк урнашкан. Анный түти чишмәне дә күрсәтте. Бераз гына урман тыкрыгы буенча барырга туры килде. Аннан соң чишмә буена текә таудан төштек. 20 яшьлек кеше дә ухылдап төшкәндә, 70 яшьлек Анный түти ничек су ташый икән моннан?! “Суны 5 литрлы савытлар белән ташыйм. Җәй көне арбага төяп, кыш көне салазкага”, - дип сөйләде ул. Чишмә үзләре ясаган торба аркылы зур чуенга агып тора. Суы эчәр өчен катырак. “Бу чишмә суын эчеп, бөерләремә таш утырды”, - диде Анна Гарипова.

Анный түтинең үз яшелчәләре дә бар. Аларны ул кечкенә генә бакчасында утырта. “Бәрәңгене быел утыртмадым. Узган ел кабан дуңгызлары үзәккә үткән иде. Ашап бетерәләр”, - ди ул. 

Бу кызыклы экскурсиядән соң, “Ә мин болай яши алыр идем микән?”, - дип уйга калдым. Кызык. Кайчак урманга качып китәсе килсә дә, юктыр, мөгаен. Анна Гарипова урманда бер ялгызы яши. Ялгыз тору кешедән зур батырлык сорый. Ерткычлар куркынычы гына түгел, ялгызлык куркынычы да бар бит әле, яныңда утырып сөйләшердәй, киңәшләшердәй кешең булмау. Ул да бу тормышка риза дип уйлыйсызмы? Юк, билгеле. Аны да биредә иң якын иптәшләргә әверелгән мәчеләре генә тотып тора. “Без сезгә ничек ярдәм итә алабыз?” , - дип сорагач, “Ничек ярдәм итә аласызмы? Иптәш алып килегез миңа. Менә шул булыр ярдәмегез”, - дип шаярды ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев