Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ураза ашлары

Чибәр җиңги киңәшләре Солы ашы 200 гр солы ярмасы, 2 баш суган, уртача зурлыктагы 3 алма, 1 уртача зурлыктагы кишер, 10 гр лимон согы, тәменчә тоз, тәмләткечләр. Кайнар суга солы ярмасын салып 15 минут кайнатабыз һәм дуршлагка салып саркытабыз. Ярманы изеп яңа кайнап чыккан суга салып пешерергә куябыз. Ашка озынча...

Чибәр җиңги киңәшләре

Солы ашы
200 гр солы ярмасы, 2 баш суган, уртача зурлыктагы 3 алма, 1 уртача зурлыктагы кишер, 10 гр лимон согы, тәменчә тоз, тәмләткечләр.

Кайнар суга солы ярмасын салып 15 минут кайнатабыз һәм дуршлагка салып саркытабыз. Ярманы изеп яңа кайнап чыккан суга салып пешерергә куябыз. Ашка озынча туралган алмаларны, ваклап туралган кишер, суган, лимон согын, тоз һәм тәмләткечләрне салып әзер булганчы пешерәбез. Әлеге аш суытып бирелә.

Авылча яшелчә ашы
500 гр башлы кәбестә, уртача зурлыктагы берәр шалкан, кишер, суган, 2 бәрәңге, 4 помидор, 2 аш калагы сыек май, тәменчә тоз һәм укроп.

Шалканны озынча, ә суганны ваклап турыйбыз да сыек майда кыздырабыз. Кәбестәне токмачлап, бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. Кайнап торган шулпага кәбестәне, кызган яшелчәләрне һәм бәрәңгене салып 20 минут кайнатканнан соң, туралган помидор, тәменчә тоз һәм укроп өстибез.

Кәбестәле гөмбә солянкасы
200 гр свежий һәм 50 гр киптерелгән гөмбә, 350 гр тозлы кәбестә, уртача кишер, 2 тозлы кыяр, 3 суган, 3 аш калагы сыек май, су, лавр
яфрагы, тоз.

Свежий гөмбәне пе шереп юабыз һәм турыйбыз. Аннан кип кән гөмбәләрне җылы суда юып, кәстрүлгә салабыз да, суык су агызып, бер суган да салып 2,5-3 сәгать кайнатабыз. Пешеп чыккач, юып вак лап турыйбыз. Кәбестәне сыек майда кыздырабыз. Кыяр, суган, кишерне озынча итеп турап, кәбестә белән бергә гөмбәле шулпага салабыз. 15 минут кайнатканнан соң, гөмбәләрне кушабыз, тозлыйбыз да, лавр яфрагы салып кайнатып җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев