Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырнак ясаучы керәшен егете

Купшылык яратучы гүзәл затлар арасында соңгы елларда яңа мода таралды – берсен-берсе уздырып, тырнак ясата, аны әллә ниләр кыландырып буята, бизәкли башладылар. Модасы булгач, хатын-кыз өчен кирәкле бу эшнең үз осталары да барлыкка килде. Хәтта, моны егетләр дә үз итә башлаган. Әлмәт ягыннан 19 яшьлек керәшен егете Ромин Ярослав – тырнак ясаучы осталарның берсе

Берничә ел төзелештә эшләп Ярославны гел бертөрлелек туйдыра башлый. Ул үзен    нинди дә булса яңа өлкәдә сынап карарга тели. Эшеннән китеп, атнага якын өйдә ял иткәндә, башына бер уй китереп суга.

 “Прикол” өчен генә ир-егетләргә хас булмаган һөнәр  сайлап карарга булдым. 2019 елның ноябрендә Әлмәт шәһәрендәге тырнак ясау курсларына язылдым, – дип сөйли Ярослав. – Әлбәттә, беренче вакытта сораулы карашларны сиздем. Янәсе, егет башың белән син монда нишләп йөрисең? Уңайсыз булса да, үз-үземне кулга алып, кешеләргә артык игътибар бирмәскә тырыштым”.

Ярослав өч көндә курсларны тәмамлый. Барлык өйрәнчекләр арасыннан аның эше иң яхшысы дип табыла, өстәвенә, салон хужасы аны үзендә эшләргә чакыра. Әлеге салонда ул 1-2 ай чамасы стажировка үтә. Ул  үзен клиентлар алдында уңайсызрак хис итә, эше дә тиешеннән озаккарак сузыладыр кебек тоела. Вакыт узу белән эш нәтиҗәсе дә, тырнак ясау тизлеге дә арта.

“Маникюрны якынча 2 сәгать ясыйм. Бәясенә килгәндә, салонда 1200 сумга эшли идем, сумманың 40 проценты гына миңа түләнде. Берникадәр вакыттан соң, Краснодар ягына күченеп китәргә туры килде. Анда инде өйдә тырнакларны 800 сумга ясый башладым. Коронавирус пандемиясе вакытында, клиентлар әзрәк булды. Ә хәзер җитәрлек, чөнки үз клиент базамны булдырырга өлгердем., – дип сөйли Ярослав. – Тырнак ясау миңа яраткан бер хоббием буларак якын. Миңа, гомумән, вак моторика белән эшләү ошый. Әлбәттә, парихмахер-колорист һөнәрен дә үзләштерергә мөмкин иде, ләкин аның зыяны да зур. Көннәр буе химия сулыйсым  да килми”.

Ярославның үз яшьтәшләренә җиткерәсе киңәше дә бар: “Егетләр, кеше сүзенә карамыйча, үз күңелегезгә ошаган, үзегез яраткан һөнәрне сайлагыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев