Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган нигез бәясе...

Олыгайган көнендә язмышның авыр сынаулары алдында калган Зина түти турында

Базарда җиләк-җимеш сатучылар яныннан узышлый, кемдер исемем белән эндәште. Карасам, Зина түти икән. Алма сатарга чыккан. Бакчаларында җиләк-җимеш агачлары күп шул.

Җиребез аларның бәрәңге бакчалары артында гына иде. Үзләренең каралты-курасында эш бетеп тормаса да, җиңел сөякле Зина түти безгә булышырга да җитешә.

Сүз иярә сүз чыгып, шахтадагы тормышлары, әти-әнисенең кулыннан эш төшкәч, туган нигезгә кайтулары турында сөйли. Шахтада шактый сумма туплаган булалар. Акча очсызланган үзгәреш елларына кадәр, иске өйләрен сүтеп, заманча иркен йорт салалар. Кирпеч йорт янәшәсендә мунча, лапас төзеп куялар. Иренең кулы эшкә ятып торгач, каралты-кураны үзе яңарта. Бер-бер артлы чирләп киткән әти- әниләрен карау да Зина түти җилкәсенә төшә.

Бердәнбер энесе Саша да бу вакытта инде аерылып, шәһәрдәге өч бүлмәле квартирын хатыны белән баласына калдырып, төп йортка кайткан була. Шәһәр янәшәдә генә булгач, көн дә авылдан йөреп эшли. Арыганын сылтау итеп, җизнәсенә дә булышмый, тутасы әзерләгәнне ашаса да, бер тиен акча бирми. Ире белән икесенең пенсиясе ашауга кереп китсә дә, энесе белән ара бозылмасын дип, әйбер-кара әйтми Зина түти. “Баласына булышадыр”, дип җанын тынычландыра.

– Әти-әнидән соң ук, эштән кайтып яткан энебез иртән йокысыннан уянмады. Йөрәге тукталган, – дип сөйләде Зина түти. – Аерылган хатынындагы кызына хәбәр иттек. “Вакытым юк”,  дип телефонын өзеп кенә куйды... Энемнең үлгәненә ярты ел да булмады, кызы килеп керде. “Бу йорт минеке, кая телисез, шунда чыгып китегез”, дип тавыш кубарды. Килен белән энем аерылышканда биш-алты яшендә генә булган бала бит ул. Бер мәртәбә дә әби-бабасы янына кайтып карамаган. Иске өйне нигезенә кадәр сүтеп, йортны өр-яңадан төзүебезне дә аңлатып карадык. Ишетергә дә теләмәде. Энебез юаш иде, ә кызы – киленгә охшап, усал. Без читтә яшәгәндә үк, әти-әни өйне энем исеменә яздыртып куйганнар. Соңыннан ул хакта бер сүз дә булмады. Минем дә төпченеп, тикшереп йөри торган гадәтем юк. Төзелеш материллары сатып алган язулар да сакланмаган, ташлаганбыз. Кирәге чыгар дип кем уйлаган?! Көн дә килеп, энемнең кызы тавыш чыгара, әллә нинди ир-атларны да ияртеп  килә. Йортны үзегезгә калдырасыгыз килсә, акча бирегез дип тинтерәтә. Бар булганын йортка тыгып бетердек. Каян акча алыйк соң? Башны кая куярга да белгән юк...

Адвокат ялларга киңәш бирүдән кала, Зина түтигә башкача ярдәм итә алмадык ул вакытта. Суд юлын байтак таптаганнар дип ишеттек, әмма җиребезне сатканлыктан, ул авылга башкача барылмады... Һәм менә базарда Зина түтине кабат очраттым. Шактый бирешкән иде ул. Алма сата, димәк, туган нигездәге йортта яшәп калганнар дип уйлап куйдым. Аның эре, кызыл алмаларын мин дә сатып алдым. Артымнан ук чират тезелде. Озаклап торырга вакытым да юк иде, Зина түти үзе дә: “Теге атнада тагын киләм әле. Иркенләп сөйләшербез”, – диде. Әмма икенче атнада да, аннан соң да Зина түтине базарда очратмадым. Гомер буе җыйган акчага үзләре төзегән йортта яшиләрме, әллә энесенең кызы аларны чыгарып җибәргәнме? Ул хакта белә алмадым. Олыгайган көнендә язмышның авыр сынаулары алдында калган Зина түти кебекләр азмы бу дөньяда?!

Фото: pixabay.com

Серафима ЛУКИЯНОВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев