Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Түләү кәгазьләрен күргәч, күзең булыр маңгайда». Ватсапта Кыш бабайга хат тарала

Мессенджерларда таралган шигырьнең авторы әлегә билгесез

Мессенджерларда «Кыш бабайга хат» таралды. Аның авторы әлегә билгесез. Әмма диалекталь үзенчәлекләреннән чыгып (-дагын кушымчасы), Арча, Саба, Мамадыш якларыннан дип фаразларга була.

 

Кыш бабай юлга чыккан ди,

Тройкага утырып.

Мин Кыш бабайга хат яздым,

Ике биткә тутырып.

 

Исәнме Кыш бабай диеп

Башладым мин хатымны.

Укып алчы минем хатны,

Туктатып син атыңны.

 

Сорау арты сорау яздым,

Ниләр алып киләсең?

Безгә ниләр кирәклеген,

Син бит үзең беләсең.

 

Яздым оныта күрмә дип,

Безгә тыныч тормышлар

Исәнлекләр, бәхет-шатлык

Һәмдә зур-зур уңышлар.

 

Балаларга бәхет-тәуфикъ

Өлкәннәргә сабырлык.

Акчаларда алып килче,

Кирәк ярак алырлык.

 

Язып сорар сүзләр беткәч

Ябыштырып конвертны.

Кыш бабайга юлладым мин,

Шушы язган хатымны.

 

Үтте микән ике-өч көн,

Җавап хатларын алдым.

Аның язган сүзләреннәм

Мин укып хәйран калдым.

 

Исәнме, дускаем, диеп

Язып куйган башына.

Җылы хәбәр эзли эзли

Җиттем хатның астына.

 

Менә аның язган хатын,

Сездә укып карагыз.

Безне ниләр көткәнлеген,

Үзегездә аңларсыз.

 

«Биш яшькә яшәрттем Сезне,

Үзең дәген беләсең.

Хәзер пенсиягә инде,

Алтмыш биштә китәсең.

 

Газлар, бензин бәяләре,

Быел да бит артачак.

Хезмәт хакы, пенсияләр,

Һаман шулай калачак.

 

Дисәм дәген дөрес булмас,

Өстәрләр бер — ике йөз.

Тагын ике йөз өстәрләр,

Килеп җиткәч алтын көз.

 

Түләү кә

газьләрен күргәч,

Күзең булыр маңгайда.

Алар шулай артып торыр,

Яңа туган һәр айда.

 

Ришвәтчелек, гаделсезлек,

Үзенең юлын яра.

Шифаханәләрдә хезмәт,

Һаман түләүле кала.

 

Тарифлар да бик югары

Утка, суга, газларга.

Миңа бер дә кызык түгел,

Сиңа җавап язарга».

 

Укыдым да уйга калып,

Тордым башымны кашып.

Тагын җавап сүзе итеп.

Җибәрдем мин хат язып.

 

«Нишлисең бит болар бар да,

Безнең башлардан үткән.

Пенсиягә дә чыгарбыз,

Үлми яшеңә җитсәң.

 

Үзебез дә чыкса дагын,

Газы, уты, нефте.

Күп шул аның эшләмичә,

Ашаучы эте-бете.

 

Безнең кебек йөзгә, меңгә

Алар канәгать түгел.

Эшләми тапкан миллионны,

Туздыруы бик җиңел.

 

Белсәләр дә газ, су, утның,

Кыйммәтле бәяләрен.

Гади халык түли инде,

Җыеп бар тиеннзрен.

 

Сиңа мәгълүмдер, Кыш бабай,

Бездә бит халык тырыш,

Һәммәсенә дә түзәрбез,

Тик илләр булсын тыныч.

 

Балалар исән-сау булсын,

Бирмә сугыш афәтен.

Олыгайган көнебездә,

Күрик бала рәхәтен.

 

Өстәлләрдә һәрвакытта,

Ипи белән тоз булсын.

Дуслар, туганнар килгәндә,

Ишекләр ачык торсын.

 

Яман чирләр алып килмә,

Саклачы үлемнәрдән.

Иң зур теләгем калды бит:

Аерма якыннардан.

 

Һәрвакыт кояш балкысын,

Чалт аяз күгебездә.

Төкле аякларың белән,

Рәхим ит түребезгә!»

"Интертат"

Фото: Илнар Төхбәтвов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев