Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Тәңкәләр" ансамбле "Туым Жондозы"ның Гран-при иясе (фоторепортаж)

Кичә Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә "Туым Жондозы" - "Рождественская звезда" - 2017" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең гала-концерты үтте.

Концерт алдыннан балалар чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызына матур шигырьләр сөйләп һәм җырлар җырлап, күчтәнәчләр алдылар. Шунда ук "Туганайлар" газетасы баш редакторы Людмила Белоусова 2017 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында оештырган конкурс нәтиҗәләрен әйтеп, җиңүчеләрне бүләкләр белән билгеләп үтте.

Гала-концерт "Кряшен Чибяре-2016" титулы иясе Татьяна Ефремова башкаруында "Туым җыры" белән башланып китте. "Бәрмәнчек" керәшен фольклор дәүләт ансамбле һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә "Нардуган" күренеше күрсәтте. Концертта ялгыз башкаручылар белән бергә керәшен фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады. Фестивальнең оештыру комитеты рәисе, Людмила Белоусова районнарның активлаша баруын искәртеп үтте. "Кайбыч якларында авыл белән авыл ярыша", дип бу якларны уңай мисал итеп китерде ул.

"Патриотизмны без ил күләмендә күрәбез. Җирле үзаң кирәк. Башта үз авылыңны, районыңны, туганнарыңны яратырга кирәк, - диде жюри рәисе, танылган фольклорчы галим Геннадий Макаров. - Без бу фестивальдә шуның мисалын күрәбез".

"Керәшендә Нардуган бәйрәме бар. Башта ул зурлап уздырыла башлаган иде. Анда халык җыелышып күңел ача иде. Аны кайберәүләр Шайтан туе дип, кабул итеп бетермәделәр. Бераз җитдиерәк якын килергә дип уйлаштык та, шушы фестиваль туды. Ул Татарстанда уздырыла торган "Түгәрәк уен" проектының энесе кебегрәк", - дип аңлатты Геннадий Макаров.

Концертта конкурсантлар белән бергә танылган керәшен җырчылары - Вадим Захаров, "Татар моңы-2015" лауреаты Лариса Басыйрова, "Бәрмәнчек" ансамбле солистлары - Марина Карпова, Регина Павлова, Оксана Дмитриева, Александр Игнатьевлар чыгыш ясады. Керәшен җырчыларының эстрада җырларында да халык мотивлары сизелә. Сәхнәдә эстрада җыры башкарган Марина Карпова җырын тәмамлагач: "Мин чын керәшен буларак, сәхнәдән җырлап кереп китәм",- дип керәшен җырын җырлый-җырлый кереп китте.

Жюри рәисе - Геннадий Макаров "Туым Жондозы" конкурс-фестиваленең сыйфаты елдан-ел яхшыруын билгеләп үтте. "Катнашучыларны кайчакта конкурстан "Бар, әбиеңнән өйрәнеп кил!" - дип кайтарып җибәрәбез. Алар икенче елны өйрәнеп киләләр дә җиңеп кайтып китәләр", - диде Геннадий Михайлович "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Мамадыш районының Дүсмәт авылы "Тәңкәләр" фольклор ансамбле "Туым Жондозы" - "Рождественская звезда" - 2017" керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең гала-концертыннан Гран-при алып кайтып китте. Яшь артистларга дипломны һәм 30 мең сумлык сертификатны Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоров тапшырды

Шунысы кызык, тамашачы да гала-концерт тәмамлагач, "Ак барс" яшьләр үзәге залыннан җырлый-җырлый таралышты.

Быел "Туым Жондозы" - "Рождественская звезда" - 2017" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең гала-концертын "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляцияләде. Концертны Татарстанда гына түгел, Россия буенча сибелеп яшәүче карендәшләр дә карый алды. Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче галимә Наилә Әлмиева да "Туым Жондозы"н онлайн каравы турында хәбәр итте. "Концерт югары дәрәҗәдә оештырылган һәм режиссура ягыннан да бик оста ясалган. Сәхнә түрендә үзләренең дәвамнарын - шат йөзле, талантлы балаларны күрү - сөенечле хәл. Бу өлкәдә эшләгәннәргә зур рәхмәт, - дип социаль челтәрдә язган Наилә Әлмиева.

Киләсе елда "Туым Жондозы" - "Рождественская звезда" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестивале унынчы тапкыр уздырылачак.

"Татар-информ",

Юлия ГУБИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев