Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тирә-яктагыларны сокландырып яшәүче Мария әби

Кукмара районының Кече Чура авылында яшәүче 95 яшьлек Мария Агеева бер тапкыр да больницага бармаган.

Биш баласы да исән-сау, хәтере яхшы, сөйләме төзек, үз йортында яши, үткән тормышын да матур яктан искә алды танышым. Үз гомерендә бер тапкыр да авырып больницага бармаган. Хәтта амбулатор картасы да юк икән. Әби бүген кызы Клавдия тәрбиясендә яши. “Дүшәмбедән җомгага кадәр икебез генә. Ялларга балалар, оныклар кайта, өй халык белән тула”, – ди Клавдия ханым.
– Без ике әнигә 12 бала булганбыз, – дип сөйли Мария әби балачагын. –
Әтинең беренче хатыны алты баласын калдырып үлеп киткән. 20 яшьлек әни әтигә кияүгә килә. Тагын алты бала туганбыз. Мин – төпчеге. Әтигә “әттә” дип дәшә идек. Безгә кычкырып дәшкәнен дә хәтерләмим. Шундый яхшы гаиләдә үстем, сөйләп бетергесез. Абыйлар сугышка китте. Өчесе яу кырында үлеп калды. Олы апам окоп казу эшләрендә катнашып, сәламәтлеген бетереп кайтты. 12 баладан берүзем генә инде хәзер. Мария әбидән: “Йорт тирәсендәге эшләрне башкара аласызмы?” – дип сорагач, кызы: “Әле дә печән чаба”, – дип сүзгә кушылды.

 "АКЧАРЛАК",

Нәзилә ХУҖИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев