Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләкләр үтәлгән көн

Тукай районында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны быел да сөендерделәр. Алар өчен 30 май көнне Сабантуй бәйрәме оештырылды. Сабантуй, традиция буенча, Мәләкәс авылы стадионында үтте. Район башлыгы Вәсил Хаҗиев, бәйрәмгә җыелган балалардан, монда сезгә ошыймы, дип сораганда, "әйе" сүзеннән стадион өсте яңгырап торды. Ошамаслык та түгел шул: ямь-яшел чирәмле мәйдан уртасында...

Тукай районында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны быел да сөендерделәр. Алар өчен 30 май көнне Сабантуй бәйрәме оештырылды. Сабантуй, традиция буенча, Мәләкәс авылы стадионында үтте. Район башлыгы Вәсил Хаҗиев, бәйрәмгә җыелган балалардан, монда сезгә ошыймы, дип сораганда, "әйе" сүзеннән стадион өсте яңгырап торды.

Ошамаслык та түгел шул: ямь-яшел чирәмле мәйдан уртасында нинди генә төр конкурслар оештырылмады! Шунысы куанычлы: үзләре хәрәкәт итә алмаучылар да, уеннарга катнашып, күңелләренә хуш килерлек бүләкләр ота алдылар.

Мәләкәс авылы җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев җитәкчелегендә идарә, клуб, мәктәп хезмәткәрләре мондагы балаларның, кунакларның күңелләре булырлык итеп тырыштылар. Сәхнәдә "Питрау", "Дуслык" балалар ансамбльләре, "Яшьлек" бию төркеме артистларын башка җирлекләрдән килгән сәләтле балалар чыгышлары алмаштырып торды. Сәламәтлекләре буенча яшьтәшләреннән калышсалар да, талантлары, үҗәтлекләре, ихтыяр көчләренең ныклыгы буенча күпкә өстен икәнлекләрен күрсәтте алар.

Район социаль яклау идарәсе, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әзерләгән кызыклы программаны спонсорларның күчтәнәчләре, тәм-том әйберләре, кыйммәтле бүләкләре тагын да баетты. Алып баручылар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның әти-әниләре исеменнән Мәләкәс авыл җирлеге, Әлмәт шәһәренең "Яз" хәйрия фонды (Фоат Комаров), "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе (Роза Әбделманова), Тукай район суды җитәкчелегенә, инвалидларның спорт хәрәкәте төбәкара оешмасы җитәкчелегенә һәм башкаларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әлеге бәйрәмдә Мәләкәс авылында яшәүче Альбина Прокопьева да катнашты. Альбина быел "Домашнее обучение" программасы буенча тугызынчы классны тәмамлый. Икенче көнгә имтихан бирәсе булса да, бәйрәмне калдырасы килмәгән.

- Миңа монда бик ошый. Күп кенә конкурсларда катнаштым. Башлангычта укыткан укытучым Флера апа Закирова белән күрештем. Укуым, шөгыльләрем турында сөйләштек. Минем кебек физик мөмкинлекләре чикле балаларның күңелләрен күтәргәннәре, шатлыклы мизгелләр тудырганнары өчен, оештыручыларга бик зур рәхмәт. Мондый бәйрәмнәрдә без үзебезне башкалар төсле үк итеп тоябыз.
Сәламәтлекләрендә проблема булган яшьтәшләрең белән аралашкач, син - аларга, алар - сиңа кирәклекне аңлыйсың, бер-береңә адреслар бирешәсең. Бүген бәйрәм өчен көне дә кояшлы, матур булды. Рәхәтләнеп күңел ачтык, - диде Альбина.

Бәтке авылыннан килгән Светаның да кәефе яхшы иде. Спонсорлар өләшкән туңдырма белән "чупа-чупс" аеруча ошаган үзенә.

Шилнәбаш авылыннан Азалия Борисова, шушы көнгә туры китереп, районга хат язган булган. Хатында ул синтезаторда уйныйсы килүен, тик синтезатор алырга акчалары юклыгын хәбәр иткән. Азалияне сөендереп, бәйрәм барышында, аңа өр-яңа синтезатор тапшырдылар.

Балалар сабантуе өч сәгатькә сузылуга карамастан, беркемне дә ялыктырмады да, ардырмады да. Киләсе елда тагын шушы урында очрашырга сүз куешып, балалар төрле авылларга таралышты. "Питрау" ансамбленең яшь артистлары, матур җырула-ын җырлап, аларны озатып калды.

Мария МАРТЫНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев