Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Биш мәдәният йорты төзекләндерелүдән соң ачылды

Бүген Зәй районы Түбән Биш авылы мәдәният йортында республика программасы буенча зур төзекләндерү эшләре алып барылып, ул файдалануга тапшырылды

Авыл төзекләнә бара: республика программасы буенча узган ел   авыл җирлеге административ бинасы яңартылган иде. Җәен әлеге җирлеккә караган Куш-Елга авылында чишмә һәм күпер яңа сулыш алды. Шул рәвешле җирлектә башкарылучы эшләр халык мәнфәгатьләрен күздә тотып, кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту, уңайлы итү максатында эшләнә.

Авыл уртасында урнашкан  мәдәният йортының үткәне тирәндә: Түбән Биш заманында миллионер Тукай исемендәге колхоз булып, биредә районда беренчеләрдән  зур мәдәният йорты сафка баскан иде. Андагы төзекләндерү эшләрен авыл халкы сөенеп каршы алды. Биредә төзекләндерү эшләрен  Алабуганың “Самур” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте алып барды.

Әйткәнебезчә, мәдәният йорты  шактый тузып, искергән иде. Анда шактый еллар салкынлык һәм караңгылык хөкем сөрде.  Моннан дистә ел элек әлеге бинаның түбәсе яңартылып,  газ системасы алыштырылды. Ә менә тулысынча капиталь төзекләндерү булмады. Халык җыеннарында авыл халкы әлеге мәсьәләне еш күтәрде. Мәдәни учакта зур төзекләндерү эшләре башкарылу хәбәрен  түбәнбишлеләр сөенеп каршы алды.

Биредә зур масштаблы ремонт эшләре  агымдагы елның 1 июнендә башланды.   Мәдәният йортының тышы җылытылып тышланды, эчендә демонтаж ясалып, аның су, җылылык, электр системалары, ишек-тәрәзәләре заманчага  алыштырылды, идәннәргә линолеум, кафель җәелде. Бүлмәләр, тамаша залы, бинаның керү өлеше, фойесы сылап-буялды. “Уңайлы мохит”  программасы буенча бәдрәф  булдырылды. Клубның янәшә-тирәсе дә төзекләндерелде. Кыскасы, мәдәният йорты яңа сулыш алып, танымаслык булып үзгәрде.

-Сәхнәләребез дә шактый тузган иде, хәзер менә элеккесе белән бүгенгесе арасында җир белән күк кебек аерма, - ди мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиәхмәтова.

Аны ачу тантанасында район җитәкчелеге катнашып, түбәнбишлеләрнең шатлыгын уртаклашты, яңартылган мәдәни учакның озак еллар халыкка хезмәт итүен теләде.

-Ел башында  республика Президенты районга эшлекле сәфәр белән килгәч, әлеге мәдәни учакны төзекләндерү эшенә  булышлык итү ризалыгын  алдык. Моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Аннан чарада бер төркем төзүчегә район башлыгы, башкарма комитет Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тиздән яңартылган мәдәният йорты яңа иҗат сезонын ачып, авыл чаралардан гөр килеп торачак. Биредә 15 иҗат берләшмәсе эшли. Бу көннәрдә малай-кызлардан “Бөрлегән” дип исемләнгән яңа фольклор коллектив тупланган. Өлкәннәр хоры һәм “Бишкәй” фольклор коллективы исә - районда танылган коллективлар.

Шунысы игътибарга лаек, Түбән Биш мәдәният йортында үз эшенең осталары булган иҗади коллектив хезмәт куя: мәдәни чараларга олысы-кечесе җәлеп ителә.  –Мәдәният хезмәткәрләребез авыл халкын мәдәни учакка тарту, талантлыларны барлау өчен эшнең төрле алымнарын куллана, - ди җирлек башлыгы Дамир Насретдинов.

Авыл   халкы да актив: элек-электән түбәнбишлеләр районкүләм чараларның йөзек кашы булды. Актив өлкәннәрне быел изге урын Болгарга сәяхәт кылдырганнар.  

-Бүген авылыбызда зур бәйрәм, без аны күп еллар көттек. Мин үзем өлкәннәр хорына йөрим, авылыбыз белән чараларда катнашачакбыз, мәдәният йорты авылыбыз күрке бит, - ди Гөлнара  Шиһабетдинова.

Рәзимә Кашапова "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев