Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Ефремова: "Киләчәгемне артист эшчәнлеге белән бәйләргә телим"

7 июль көнне Татьяна Ефремова кулына кызыл диплом алды

26 июнь көнне "Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Татарстан Республикасының Теләче районы керәшеннәренең җыр мәдәнияте темасына диплом эше яклады. Аның диплом эшенә 2017 елда Субаш, Тәмте, Иске Карабаян, Югары Мирәтәк, Петровский һәм Алга авылларында оештырылган экспедициядә тупланган җырлар җыентыгы (103 җыр) һәм 20 репортаж (йолалар, традицияләр турында хикәяләр) керә.

Бүген, 7 июль көнне Татьянабыз кулына кызыл диплом алды. "Халкыбызның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну мине этномузыкологка укырга керергә этәрде. Этномузыкологлар нәрсә белән шөгыльләнәләр, биредә укып чыккач, кем булып эшли алалар дип кызыксынучылар күп. Без Идел буе халыкларының мәдәниятен өйрәндек. Этномузыкологлар берничә юнәлештә эшли ала - фәнни эшчәнлек, педагогия һәм артист эше. Мин киләчәгемне соңгысы белән бәйләргә телим", - дип бүлеште ул.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз!!!!