Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты җанисәптә катнашкан

Бүгенге көндә илдә яшәүче 133,5 миллион кеше җанисәптә катнашкан

Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашкан. Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдергән.

«14 ноябрь – җанисәпнең соңгы көне. Бүгенге көндә республикабызда яшәүчеләрнең 97 проценттан артыгы әлеге акциядә катнашты инде», — дип хәбәр итте ул.

Бу – Россия буенча уртача күрсәткечкә караганда югарырак. Бүгенге көндә илдә яшәүче 133,5 миллион кеше җанисәптә катнашкан, бу барлык халыкның 91,6 проценты дигән сүз.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу – 2002 һәм 2010 еллардан соң Россиянең яңа тарихындагы өченче җанисәп. Илдә яшәүче һәркем Дәүләт хезмәтләре порталында, күп функцияле үзәкләр яки стационар исәпкә алу участокларында үзен һәм үз гаиләсен мөстәкыйль рәвештә терки ала. Шул ук вакытта, җанисәпнең традицион форматы да (өйләр һәм фатирлар буенча йөрү) сакланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев