Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 33 мең яшь кеше беренче тапкыр сайлауларда тавыш бирәчәк

18 сентябрьдә 33 мең яшь кеше беренче тапкыр җиденче чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт думасы депутатларын сайлауда тавыш бирәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Бу хакта 13 сентябрь көнне ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сөйләгән.

Ул хәбәр иткәнчә, сайлауларга әзерлек календарь план буенча бара. Сайлау законнарына күп үзгәрешләр кертелгән, алар сайлау процессының барлык стадияләренә кагыла.

ТРда барлыгы 3 кандидат күрсәтелгән, 43 кандидат теркәлгән, шул исәптән 42 кандидат сәяси партияләр тарафыннан күрсәтелгән, бер кандидат үз-үзен күрсәткән.

Барлыгы Идел буе федераль округы буенча сигез кандидат теркәлгән, ә Россия үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан бердәм сайлау округы буенча сайлау исемлегенә 14 сәяси партия кертелгән һәм теркәлгән. Россиядә барлыгы 70 сәяси партия сайлауларда катнашу хокукын алган.

Әгъзам Гобәйдуллин билгеләгәнчә, Татарстанда өстәмә муниципаль cайлаулар уздырыла, алар 36 муниципаль районда 232 округта булачак. Барлыгы бу сайлауларга үзидарә органнарына 430 кандидат теркәлгән, шуларның күпчелеге сәяси партия вәкилләре.

Барлык сайлау комиссияләре тиешенчә җиһазландырылган - тавыш бирү өчен кабиналар, күчмә һәм стационар тартмалар, мәгълүмати стендлар.

Республикада 160 электрон тавыш бирү комплексыннан файдалану каралган, алар 36 муниципаль районда аерым сайлау участокларына урнаштырылачак.

Спикер хәбәр иткәнчә, республиканың яшь гражданнарына мәгълүмат бирүгә аерым игътибар бирелә. Беренче тапкыр сайлауларда 33 мең яшь кеше тавыш бирәчәк.

18 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дән "Пирамида" комплексында бердәм мәгълүмат үзәге эшләячәк, дип өстәде спикер. Монда сайлау нәтиҗәләрен алдан хәбәр итеп торучы спикерларның чыгышлары он-лайн трансляцияләнәчәк. 23 ММЧ аккредитация алды, шул исәптән 149 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев