Сәйтәктә балалар өчен Татарстан Конституциясе” дип исемләнгән тематик уен үткәрелде
Менделеев районы Сәйтәк авылы клубында Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үттеләр
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Сәйтәк авылы клубында төрле яшьтәге балалар өчен “Татарстан Конституциясе” дип исемләнгән тематик уен үткәрелде. Бу хакта Менделеев районы пресс-службасы хәбәр итә. Кичәдә катнашучылар бәйрәм тарихы буенча төзелгән викторина сорауларына актив җавап бирделәр. “Әйе я юк” уенында , “Әкият геройлары хокуклары” дип исемләнгән шаян викторинада катнаштылар. Узара әнгәмә барышында , үзләренең Татарстан Республикасы Конституциясе буенча хокук һәм бурычларын белделәр. Кичә азагында балалар өчен ирекле уеннар оештырылды. Шулай ук өстәл теннисы буенча турнир узды.
Фото: Сәйтәк авылы клубы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев