Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәк авылы клубында укытучыларны хөрмәтләделәр

Менделеев районының Сәйтәк авылы клуб мөдире Ясминур Гизатуллина белән балалар белем алырга теләгән әкияти Мөгезле атны (единорог) мәктәптә укыла торган фәннәр белән таныштырдылар

6 октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында Укытучылар көненә багышланган “Белем иленә сәяхәт” дип исемләнгән танып белү сәгате булды. Бу хакта Менделеев районы пресс-службасы.

Кичә башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнде. Авыл клубы мөдире Ясминур Гизатуллина белән балалар белем алырга теләгән әкияти Мөгезле атны (единорог) мәктәптә укыла торган фәннәр белән таныштырдылар. Бергәләшеп ана теле, музыка, тирә-якны өйрәнү, физкультура, математика дәресләрендә булдылар. Бирелгән биремнәрне үтәп, һәр фән буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Бергәләшеп укытучылар , мәктәп турында җырлар тыңладылар. Шулай ук үзләренең  мәктәп тормышлары, ничек укулары белән уртаклаштылар. Бәйрәм көнендә һәрберсе укытучыларын котлауларын әйтеп киттеләр. Кечкенә Радмилага әкият тә укыдылар.Кичә бик күңелле, шул ук вакытта кызыклы да узды.

Фото: Менделеев муниципаль районы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев