Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә мобиль поликлиника эшли башлады - видео

Күчмә поликлиника Сәвәләйдә бер атна эшләгәннән соң, Бохарай, Баграж һәм Бигеш җирлекләрендә халыкны кабул итәчәк

Республикада авыл кешеләренә комплекслы диспансеризация үткәрү өчен күчереп йөртелә торган заманча диагностика, лаборатор җайланмалар белән җиһазландырылган мобиль поликлиника сатып алынган булган. Мобиль поликлиникада регистратура, лаборатория, диагностика, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог бүлмәләре бар. Бригада район үзәк дәваханәсе табибларын үз эченә ала. Өлкәннәргә уңайлы булсын өчен мобиль комплексларга аларны махсус машиналар белән алып килү дә оештырылган.

Мобиль поликлиника 25 июльдән бирле эшли башлаган. Бүгенге көннәрдә күчмә поликлиника Зәй районының Сәвәләй авылы җирлегендә. Күчмә поликлиника Сәвәләйдә бер атна эшләгәннән соң, Бохарай, Баграж һәм Бигеш җирлекләрендә халыкны кабул итәчәк. Сәвәләйдә ике көн эчендә 160 кеше тикшерү узган, бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

Фото, видео: "Зәй офыклары" газетасы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев