Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй чишмәләре

Сәвәләй авылы табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан

Авылның күрке булып көмеш сулар бирүче чишмәләре тора. Элек-электән үк халык чишмәләрне кадерләп-хөрмәтләп тоткан. Аны гел чистартып, тирә-ягына агачлар утыртканнар. Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан: Иске мәктәп чишмәсе, Изге чишмә, Балкан чишмәсе,  Әнтеп чишмәсе, Аракы чишмәсе...

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ача. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.

Иске мәктәп чишмәсе авылның уртасына урнашкан. Элек бу урында иске мәктәп булган, мәктәпнең хәзер бакчасы гына калган, аның яныннан чишмә ага. Иске мәктәп чишмәсе авылга иң якыны булгач, сәвәләйлеләр бирегә еш йөри.

Авылда бик күп чишмәләр бар. Балкан чишмәсендә часовня да куелган. Ул 1867 елда булдырылган. Авыл халкы биредә бары сәвәләйлеләргә генә хас булган  Боламык бәйрәмен үткәрә.

Изге чишмәне халык телендә Зират чишмәсе, дип тә йөртәләр.  Җәен печән чабып, җиләк җыеп сусаган кешеләрне, эсседә көтү көтеп арган көтүчеләрне саф суы белән сыйлаучы әлеге чишмә  кыйблага карап ага.

Әнтеп чишмәсе авыл башыннан ук җир куеныннан бәреп чыга.

Сәвәләйнең бар чишмәләре дә инешкә төшә. Ә инеш Зәй елгасына кушыла.

- Чишмәләребезнең суы бик тәмле, авыл халкы суын яратып эчә.  Чишмәләрне һәм алар тирәсен карап-чистартып торабыз. Чишмәләр янында яшьләр ял итәргә ярата, эссе җәй көннәрендә әбиләр дә бирегә килеп, табигать  белән хозурлана, -ди туган ягы тарихы белән кызыксынучы Светлана Чернова.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Хотите знать больше? Следите за новостями на нашем сайте “Туганайлар” и в официальных группах в социальных сетях “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” и “Фейсбук

Есть новость? Пиши в ватсап (WhatsApp) – 8 917 250 97 95

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев