Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субаштан Максимовлар май аенда үз кыярларын ашый

Яз салкын килсә дә, бакчачылар беренче уңышларын җыя башлады

Теләче районының Субаш авылыннан Максимовлар гаиләсе иртә яздан кыяр ашый башлый. “Помидорны теплицада, кыярны парник та үстерәбез. Апрель башында кыярларны ике литрлы сок савытларын уртага кисеп чәчәм. Урамга чыгарып утырт  канда тыҗымнар җибәргән була инде. “Кураж”, “Детки на ветки”  дигән сортларны яратабыз. Әче дә булмыйлар, тозларга да яхшы, күп тә була”, - дип киңәш бирде Вера Максимова. Алар кыяр түтәлен авыл җирендә популяр булган ысул белән ясыйлар. Иртә яздан 50-60 сантиметр биеклектә тирес өеп, шуңа 20-25 сантимерт калынлыкта туфрак салып, түтәл ясыйлар. Балчык салгач та марганцовкалы кайнар су сибеп, пленка белән каплап куялар. Шулай иткәч, тирес иртә һәм салкын язда җылы биреп утыра.

Язгы бер көн ел туйдыра, диләр. Үзең үстергән яшелчә, җимешләр бик тәмле һәм файдалы да. Кибеттән сатып алганга тормый инде...  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев