Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усы төп мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булды

Быел Татарстан мәктәпләренең 9 классын тәмамлаучы 41 мең 192 үсмер арасында Яңа Усы мәктәбе укучылары да бар.

23 май көнне Мөслим районының Яңа Усы төп мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Мәктәптә белем алучы 23 укучының 6сы быел 9 классны тәмамлый. Аларның мәктәп белән саубуллашу бәйрәмендә ата-аналары, җитәкчеләр дә киатнашты. Егетләр һәм кызлар, класс җитәкчеләре Елизавета Митюшкина озатуында, линейкага чыктылар.

Бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләреннән берсе, мөгаен, беренче укытучылары Валентина Анатольевнаның һәрберсенә 1нче класстагы сурәт-портретларын бүләк итүе булгандыр.

Мәктәп белән саубуллашучы балаларны директорлары Надежда Юмагулова котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. Район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Харитонова уку елы дәвамында төрле олимпиадаларда җиңгән укучыларга грамоталар тапшырды. Муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы Илшат Яббаров мәктәпне тәмамлаучыларга имтиханнарында уңышлар һәм кайда гына укысалар яки эшләсәләр дә, үз туган авыллары патриотлары булуларын теләде.

Галина Романова исә Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы буларак та, бу укучыларның инглиз теле укытучысы һәм мәктәпне тәмамлаучы Тарасның әнисе буларак та чыгыш ясады: “Тугыз елыбыз тормышта бергә кайнап үтте. Мин сезне, әни, укытучы һәм авыл ашлыгы буларак та беләм. Беренчедән үк дус булдыгыз, киләчәктә дә шулай булып калыгыз. Мәктәптә алган белемнәрегез үз юлыгызны табуда ярдәм итсен. Тормышта югалып калырга тиеш түгелсез. Без сезгә ышанабыз”.

Тугыз ел буе үзләрен дәресләргә чакырып яңгыраган кыңгырауны, укучылар буларак, соңгы мәртәбә чыңлату хокукы уку алдынгылары Ярослав Согрин белән Регина Смеловага бирелде. Усы мәктәбенең “Ел укучысы” исеменә Камилә Григорьева лаек булды. “Ел укучысы” күчмә повязкасын ул 2023-2024 уку елында шушы исемне яулаячак укучыга тапшырачак.

Яңа уку елында Усы мәктәбенең беренче классына керәчәк ике баланың берсе – Алмаз Хлюпин да Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты. Аны хәзердән үк инде укучылар сафына басуы белән котлап куйдылар. Алмаз үзе зур-зур абыйларына, апаларына да, аларның кулларындагы дәфтәр кәгазедәй ак шарларны һавага очыртуларына да сокланып карап торды.

Ә ак шарлар, тирә-якка таралмыйча, барысы бергә бик биеккә күтәрелеп, Кече Җидегән йолдызлыгы (Малая Медведица) хасил иттеләр. Моны күреп, Соңгы кыңгырау бәйрәменә килүчеләр: “Үз йолдызларыгыз да бик биеккә күтәрелсен һәм гомер юлыгыз шушы йолдызлык шикелле якты булсын”, – дип, кичәге укучыларга ак юллар теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев