Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

СМС җибәрик язга...

8 Март. Майчабу. Халыкара язучылар көне. Русча әйткәндә - "три в одном". Шушы бер атна эчендә туры килгән өч датаны берләштерүче бер кеше бар. Ул - Зинаида Захарова. Шушы көннәрдә генә без, редакция хезмәт­кәрләре, Әлмәт районының Кәләй авылында Зинаиданың өендә кунакта булып кайттык. Шуңа күрә, кешедән ишетеп түгел, үз күзебез...

8 Март. Майчабу. Халыкара язучылар көне. Русча әйткәндә - "три в одном".

Шушы бер атна эчендә туры килгән өч датаны берләштерүче бер кеше бар. Ул - Зинаида Захарова. Шушы көннәрдә генә без, редакция хезмәт­кәрләре, Әлмәт районының Кәләй авылында Зинаиданың өендә кунакта булып кайттык. Шуңа күрә, кешедән ишетеп түгел, үз күзебез белән күреп беләбез: уңган-­булган хуҗабикә, сөекле әби, яраткан хатын, кадерле әни дә ул. Авылының йөзек кашы. "Кәләем" ансамбле­нең репертуары чыганагы, илһамчысы, "кое­сы", "визиткасы". Зинаида сәхнәгә чыгып авыл турында сөйләгәч, үзенең шигъри моңнары белән тамашачыны әсир иткәч, үз бәяләрен генә белеп, кыр казлары кебек тезелешеп чыгалар "Кәләем" кызлары. Кая барсалар да, кайда йөрсәләр дә, Зинаида алар белән.

Мәктәптә дә Зинаида Кирилловнадан башка булмый. Биредә аны шигырьләре, та­бышмаклары белән балалар көтә. Озак еллар Әлмәт мәктәпләрендә ма­тематика укытып, лаеклы ялга чыккач, йорт җиткереп, туган авыллары­на кайтканнар алар. Классташы, беренче һәм соңгы мәхәббәте, дусты, киҗәшчесе-­ярдәмчесе, өч баласының атасы, яраткан ире Семен белән. Һәр казыгын үзләре кагып, һәр кирпечен үзләре салып, яңа нигез кор­ганнар. Шуңа күрә, өйләрендә дә нур, җылылык, яктылык аларның. Та­тарстан язучылар берлеге члены, берничә китап авторы Зинаида Заха­рова - авыл тарихын өйрәнүче дә. "Кәләем - асыл бишегем" зур тираж белән дөнья күрде инде. Язасы, өйрәнәсе әле шактый, ди.

Бер сүз белән әйткәндә, Кәләйне - Зинаидасыз, Зинаиданы - Кәләй­ сез күз алдына китереп булмый.

Яз бәйрәме белән Сезне, Зинаида Кирилловна! Узган Халыкара яз­ учылар көне белән!

Зинаида Захарова

Изге Георгий көне*

Туган җирләрне саклаучы

Ул безнең изге Георгий.

Динебезне яклаучы да

Безнең изге кыю Гүрги.

Кыргый киекләр хуҗасы,

Мал-туарны барлаучыбыз.

Кыр-болын урманыбызны

Ул булган бит саклаучыбыз.

Кыр эшләре башланадыр

Изге Гүргине олылап.

Зур келәүләр уздырыла,

Иман-теләкләрне зурлап.

Ак атларына утырып

Кыр-болыннарны гизгән ул.

Киекләрне куа-куа

Куе урманда йөргән ул.

Гаскәр башлыгына кадәр

Күтәрелгән кыю Җүрги.

Азапларга дучар итеп

Үтерелгән изге Гүрги.

* Изге Георгий көне - 6 март бәйрәм ителә

Май чабу

Күңелле хәбәрләр килде,

Май чабу җиткән.

Авылымның җегетләре,

Пар атын җиккән.

Без пешергән тәбикмәкләр

Кояштай кайнар.

Язлар юлга чыккан, диләр,

Борчулы карлар.

Яз җитүен ишетепме,

Җепшегән алар.

Бераз гына сабыр итик,

Уяныр таллар.

Кышның үкчәсенә басып,

Ямьле яз килә.

Бураны белән сыйлый кыш,

Сәламен бирә.

Яз белән кыш очрашуын

Күрәсе иде.

Кайда кышлый микән язлар,

Беләсе иде.

* * *

Китәм диеп әйтә ди, кыш,

Китәргә булгач - китсен.

Ялындырып йөрмәсен яз,

Килергә булгач, килсен.

Алмаларым аллансын да,

Миләшләрем баллансын.

Калын тунын салып атып

Җир иркен сулыш алсын.

Тизрәк алып килсен язны

Май чабулар, кар ачсын.

Безнең карачкыны күреп,

Карлар да куркып качсын.

Карның ачкычы, туганнар,

Карачкыда икән бит.

Карачкыдан котылырга,

Безгә вакыт җиткән бит.

Кияү тәбикмәге

Əбинең күзе тәрәздә,

Чөнки базар көн* җиткән.

Тәбикмәкләрен пешереп,

Кияүен көткән икән.

Əби, тәбикмәгең тәме

Ел буе китмәс телдән.

Май чабуның кызыклары

Ел буе төшмәс телдән.

Мин кияү кеше - ким кеше,

Барысына да түзәм.

Шулай чакырып тор, әби,

Бизә күрмә син бездән.

Без дә һич бизмәбез синнән,

Гел килгәләп йөрербез.

Акмаса да,тамып торса,

Сине якын күрербез.

*Базар көн - чәршәмбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев