Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Скорый" җегетләре

11нче класста дәрес тәмамланырга санаулы минутлар калып бара. Алтынчы дәрес. Телефон шалтырый. Кече кызым Галя дәшә. Күпме әйтәм инде дәрес вакытында шалтыратмагыз дип. Оныталармы соң? Канәгатьсезлек белән генә трубканы алам: “Әни, апаны операциягә алып кереп китәләр. Сукыр эчәге.” Берсе артыннан берсе әйтелгән ике җөмлә арасында ниләр генә уйлап өлгермәде башым. Соңыннан гына хәлемне җыеп: “Аллага тапшырган!” – дидем. Олы кызым семьясы белән Казанда яши.

...Кичке сигезенче яртыларда гына хәбәр булды: “Барысы да яхшы, йокым гына килә!..” Общий наркоз белән ясаганнар икән.

Икенче көнне Алинадан шалтырату көтәм: үзем дәшсәм, уңайсыз чакка туры килермен дип шикләнәм. Менә көтелгән звонок:

  • Кичтән эчем авыртып чирләдем, әни. Төнге сәгать берләр тирәсендә скорый чакырттык.  Килде, укол салды да китте, ләкин авырту басылмады. Төнлә түздем, иртәнге якта тагын чакырттым, Дима (кияү) эштә иде. Тиз килделәр. Алар килүгә авыртуым басылды. Кан басымын үлчәделәр, температурам да бар, ләкин, ни хикмәт, авыртуым юкка чыкты. “Миңа сезнең йөзегезнең аклыгы ошап бетми  әле, - ди скорый врачы, - бераз көтик әле, тагын авыртуың  башланса, нишлисең?”  Шулай итеп, минем янда температура үлчәп, кислород сатурациясен тикшереп, ЭКГ төшереп,  сәгать ярым чамасы торды болар. Үзләре шундый ачык, минем белән сөйләшергә сүз табып торалар, кәефне күтәрергә дә тырышалар. Алар икәү: берсе врач, икенчесе медбрат.

Вакытларының чикле икәнен үзем дә аңлыйм: “Китегез инде!” – дияргә дә куркам. Шулвакыт скорый врачы: “Авырмасаң да алып китәбез, ләкин безнең сүзне тыңла: больницага баргач, каты авырта диген, түзәр хәлем юк диген, тикшертмичә сузарга һич ярамый, сукыр эчәге булырга тиеш!” Болар сүзен тыңлап, чыгып утырдым ашыгыч ярдәм машинасына. Юлда тотындым  авыртырга, кыланып торасы да булмады.

 Килеп җиттек университет поликлиникасына (РКБ-2). Һәр җирдәгечә термометрия, кислород сатурациясе тикшерми уздырмыйлар. Ишек төбендә торучы медицина хезмәткәре: «Сатурация начар, температурагыз бар, узмыйсыз!”», - димәсенме? Скорый врачы аннан да таләпчәнрәк тавыш белән: “Масканы салдырып үлчиләр аны, игътибарлы булырга кирәк!”- диде, ризасызлык белдереп.  Кабул итүче врачка тапшырганнан соң гына саубуллашты китергән врачым.

...Операция ясаганнар.  Кулыма телефонны бирделәр. Ә анда сообщение: «Операция ясаганнарын, аның уңышлы узганын белдем. Исән- сау терелегез!”  Скорый врачы язган.

Алина сөйли, мин яшьләремә буыла- буыла тыңлыйм. Операция ясаучы Гыйниятуллина Римма Ринатовнадан бигрәк скорыйларга рәхмәт укыйм. Кызым дәвам итә:

Әни, иң важныен әйтергә онытып торам икән әле (үзе елмая). Скорый врачы дигәне – керәшен егете иде. Исемен, кайдан икәнен әйткән дә шикелле инде, хәтерләмим”, - ди,- палата врачым да керәшен кешесе булып чыкты. Анысын беләм:  Игорь Максимович Оспенников- бейджигында акка кара белән язылган!

  • Ватсапптан сообщение язган дисең бит, сора инде скорый врачының исем- фамилиясен, - дим.

Белдек: Скорый врачы дигәнебез Родионов Артем Сергеевич Саба районы Лесхоз бистәсеннән икән. Аның белән килгән медбратның исеме – Исхаков Радик Равильевич булып чыкты. “Монысы да үзебезнең керәшен икән!” – дидем эчем катып көлеп. Тик Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтының керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихы һәм культурасын өйрәнүче тарих фәннәре докторы Радик Исхаковның тулы адашы гына булып чыкты. Бу егетләргә семьябыз исеменнән зур рәхмәтләребезне  “Туганайлар” аша җиткерәбез. Исән-сау эшләгез, молодцы, егетләр!

          (фотода – Родионов Артём Сергеевич)

Лидия Пасыева - Константинова

Мамадыш районы Усали авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев