Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Син кино карыйсынмы?

Кәнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия киноcы еллыгына багышлап, "Яраткан героеңны бел" дигән конкурс оештыртырдылар, дип хәбәр итә клуб җитәкчесе Тамара Тузеева. Укучылар кинематограф һәм Россиядә кино сәнгате туу тарихы белән танышканнар. Аларга Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елның 15 октябрендә узуы турында да сөйләгәннәр. Ул 7 минут дәвам итүче,...

Кәнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия киноcы еллыгына багышлап, "Яраткан героеңны бел" дигән конкурс оештыртырдылар, дип хәбәр итә клуб җитәкчесе Тамара Тузеева.

Укучылар кинематограф һәм Россиядә кино сәнгате туу тарихы белән танышканнар. Аларга Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елның 15 октябрендә узуы турында да сөйләгәннәр. Ул 7 минут дәвам итүче, режиссеры Владимир Ромашков булган «Понизовая вольница» дип исемләнгән әсәр була. Шулай ук, 1925 елда зәңгәр экраннарга беренче төсле фильм чыга. Ул - Сергей Эйзенштейнның «Броненосец Потёмкин» киносы була.

Программаның уен-конкурс өлеше балалар кинофильмнар белән мультфильмнарга багышланган. Төрле ил әкиятләренең персонажлары, кино артистлары турында булган викторинаны балалар бик яратып кабул иткән. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр дә өләшкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев