Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чура авылында Симет бәйрәме булды - фото

20 июнь көнне Кукмара районының Село-Чура авылында Симет бәйрәме гөрләде. Аны үзара салым акчасына эшләнелгән яңа мәйданда оештырдылар

Бәйрәмне авылның “Карендәшләр” ансамбле башлады. Алар керәшен халык җыруларын башкардылар, “Чабата” биюен биеделәр. Алга таба, “Җәшләр җыены” концерт командасы чыкты (оештыручысы – “Бәрәкәт” хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев). “Җәшләр җыены”нан Римма Никитина, Татьяна Ефремова, Эдуард Данилов, Лиана Антонова, “Nova” төркеме (Владимир һәм Виктор Самойловлар), “ВВВ” триосы (Виктор һәм Владислав Агаповлар, Виталий Анисимов) бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр җыр-биюләргә, матур чыгышларга бай программа күрсәттеләр. Бәйрәмне Дмитрий Баранов алып барды.

Село-Чураның балалар ансамбле

Килгән халык кызыклы уеннарда катнашты, мәйдан уртасына чыгып күңел ачты.

Мәйданның уң ягында авылдашлары, Россия спорт мастеры Елена Азина призы өчен спорт туризмы буенча Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеген оештырдылар. Анда катнашучылар кечкәнәләр һәм зурлар төркеменә бүленеп көч сынашты. Ярышны Елена Азина һәм Село-Чура мәктәбенең физкультура укытучы Андрей Афанасьев үткәрде. “Елена Азина – туризм буенча Кукмара районындагы  бердәнбер Россия спорт мастеры. Аның призына ярышны бишенче тапкыр үткәрәбез. Узган ел әлеге чара оештырылмыйча калды. Быел аны Симет бәйрәмендә үткәрергә уйладык”, – дип сөйләде Андрей Афанасьев.

Ярыш өчен агачларга баулар беркетеп, махсус трасса әзерләгәннәр иде. Катнашучылар шул трассаны вакытка үтте. Ярышта махсус әзерлекләре булган һәм әзерлекләре булмаган кешеләрне дә (өсләрендә тәннең бар җирен каплый торган кием булса) катнаштырдылар. 

Кечкенә төркемдәге кызлар арасында – Залина Галиева, малайлар арасында Ярослав Чуктиев җиңде. Олылар төркемендә Полина Афанасьева һәм Николай Матфеев беренче урынны алдылар. Җиңүчеләргә Елена Азинаның гаиләсе әзерләгән диплом, кубок һәм рюкзак бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев