Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдән чираттагы ярдәм китте

Шушы көннәрдә Зәй районының Сәвәләй авылыннан икенче тапкыр гуманитар ярдәм җибәргәннәр.

Гуманитар ярдәм җыю акциясендә аеруча авыл халкы актив катнаша. Сәвәләйдән дә чираттагы посылка киткән. 

– Бу юлы "гуманитарка" беренче җибәргәндәге кебек үк булмады, шулай да, авыл халкы актив. Кемдер акчалата, кемдер үзе әйбер алып килде. Күбесе сохари киптереп, алып килә. Дөге, сыек май, кием дә җибәрүчеләр бар. Сарымсак бирделәр - аны чистартып төядек. Җыелган 10 меңгә кибеттән товар алдык: чәй, консервлар, башка вак-төяк. 16 көнне районнан машина килеп, төяп китте, – дип сөйләде Сәвәләй мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева. 

Киләсе гуманитар ярдәм җибәрү апрель аенда булачак, авыл халкы инде аңа да әзерләнә башлаган. 

Бүгенге көндә Сәвәләйнең 8 кешесе СВОда. Араларында контрак буенча хезмәт итүчеләр дә бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев