Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары тыл ветеранында кунакта

Сарсаз-Баграж мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы "Язгы игелек атнасы"нда теләп катнашалар. Дүшәмбе көнне һәр сыйныфта класс җитәкчеләре "Игелеклелек дәресләре" үткәрде. Бу дәресләрдә яхшылык, изгелек, игелеклелек, шәфкатьлелек сүзләренең мәгънәләре аңлатылды, игелек төшенчәсе белән бәйле мәкаль һәм әйтемнәр искә төшерелде. "Игелекле эшне һәркөнне, һәрвакыт эшләп була икән" - дигән нәтиҗәгә килделәр укучылар....

Сарсаз-Баграж мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы "Язгы игелек атнасы"нда теләп катнашалар. Дүшәмбе көнне һәр сыйныфта класс җитәкчеләре "Игелеклелек дәресләре" үткәрде. Бу дәресләрдә яхшылык, изгелек, игелеклелек, шәфкатьлелек сүзләренең мәгънәләре аңлатылды, игелек төшенчәсе белән бәйле мәкаль һәм әйтемнәр искә төшерелде. "Игелекле эшне һәркөнне, һәрвакыт эшләп була икән" - дигән нәтиҗәгә килделәр укучылар.

VIII сыйныф укучылары укытучылары белән авылның хөрмәткә лаек өлкән кешесе, тыл ветераны Анна әби Серебрякова янына бардылар, аның хәлләрен сораштылар, хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр. Анна әби укучыларга үзенең яшь чакта күргәннәрен сөйләде.

Анна Николаевна 1924 елның 14 сентябрендә Сарсаз-Баграж авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 17 яшь була. Яшьлек еллары дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Бу вакытта аңа төрле эшләр башкара. Авылда 3 ел хат ташучы да булып эшли. Анна әби ул вакытларны хәзер дә авырлык белән искә ала. "Кара пичәтле хатларны хуҗасына ничек бирергә икән дип йөри идем," - ди ул. Чөнки сугыш вакытында хат ташучыны берәүләр шатланып көтсә, икенчеләр курку белән көтә торган була. Шуннан соң 7 ел Яраслауда торф чыгаруда була. Авылга туганнарын күрергә дип кенә кайткан җиреннән Аннаны Георгий исемле егет кире Яраслауга җибәрми инде. Георгий Егорович - Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашкан фронтовик. Федоровка авылыннан Сарсаз-Баграж авылына агроном булып эшкә килгән. Бергә гаилә корып җибәрәләр, 5 балага тормыш бүләк итәләр, 40 елдан артык бер-берсен аңлап, хөрмәтләп яшиләр.

Саубуллашканда Анна әби балаларга: "Дөньялар тыныч, зәңгәр күкләр һәрвакыт аяз булсын, ә сез тырышып укыгыз, әти-әниләрегезгә шатлык кына китерегез" - дип изге теләкләрен әйтте. Укучылар да Анна әбигә саулык-сәламәтлек теләделәр.

Атналык кысаларында мәктәп һәм "Хәтер паркы" территориясе дә чистартылып, тәртипкә китерелде. Мәктәптә "Язгы игелек атнасы" әле дәвам итә.

Ирина Чернова, укытучы

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев