Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сандугач” балалар фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

Зәй районының керәшен фольклор ансамбльләре белән таныштыруны дәвам итәбез

“Сандугач” балалар фольклор ансамбле 2015 елда Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбендә түгәрәк булып оешып китә. Балаларның сәләтләрен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып балалар белән Утяганов Петр Петрович шөгельләнә башлый.

Коллективның максаты – үзебезнең керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларыбыз күңеленә кечкенәдән сеңдерү. Алар үз тамырларын, халкыбыз мәдәниятен белеп үсәргә тиеш. Түгәрәкне балалар үз итә. Атнага ике мәртәбә, дәресләрдән соң укучылар ансамбльга бик теләп йөри.

Ансамбльгә йөрүчеләр ата-аналар, авылдашлар алдында тәүге тапкыр “Әниләр көне”нә багышланган чарада чыгыш ясадый. Килгән кунаклар аларның һәр җырын алкышларга күмә, гүя кечкенә җырчыларга әлеге көнне фатиха бирелә.

Уңышлы чыгыш ясау укучыларны рухландыра, алга таба да конкурсларда катнашуга этәргеч бирә. Алар Зәй шәһәрендә үткән “Туым җондозы” фестиваленең сайлап алу турында катнаша. Һәм янә җиңү! Биредәге җиңү аларга Казан шәһәрендә узачак “Керәшен халык җырларын башкаручы яшь җырчыларның “Туым Җондозы” VIII конкурс-фестивалендә катнашырга хокук бирә.

Әлеге конкурс-фестивальдә “Сандугач” керәшен фольклор коллективы фольклор номинациясендә I дәрәҗә, ә ансамбль солисты Мартемьянова Юлия “Халык вокалы” номинациясендә “Җыйдым җиләк” җырын башкарып, III дәрәҗә дипломга ия булды. Аларның һәр чыгышы жюри һәм тамашачы тарафыннан алкышларга күмелде.

“Сандугач” балалар фольклор ансамбле ел саен “Питрау” Республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә, районда һәм Республикада үткәрелгән фестиваль-конкурсларда, төрле бәйрәм чараларында уңышлы чыгыш ясый.

Балаларга – Анастасия Чернова, Алексей Краснов, Нәфис Нурхаметов, Мария Абдулова, Юлия Мартемьянова, Надежда Минеева, Ильмир Романов, Марсель Халиков, Диана Карабашева, Кристина Утяганова, Мартемьянова Елена һәм ансамбльнең оештыручысы, сәнгать җитәкчесе, үзе өздереп баянда уйнаучы Утяганов Петр Петровичка алга таба да яңа иҗади уңышлар телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев