Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роза Абросимова: "Бәрәкәт – буыннар арасындагы күпер"

Бүгенге көндә керәшен яшьләре нинди хыяллар белән яшиләр? Аларның иң зур проблемасы нинди? Югары белем алу кирәкме-юкмы? Аның өчен кайсы илне сайлар иде? Йолаларга, гадәтләргә карашлары? “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәтенә мөнәсәбәтләре?

Роза АБРОСИМОВА, Казан федераль университеты студенты, "Бәрәкәт" хәрәкәте студенты:

– Бүгенге керәшен егетләре һәм кызларының күбесе башка яшьләрдән аерылып тора дип әйтеп булмый, ә шулай да арада үз халкы белән горурланып, аның киләчәге өчен тырышучы яшьтәшләребез дә бар. “Бәрәкәт” яшьләре нәкъ менә шундый дип уйлыйм. Бу хәрәкәт бик кирәк, чөнки ул буыннар арасындагы күпер шикелле. Әби­-бабайлар, әти­-әниләр калдырган мирасны киләчәк буынга тапшыру хәзерге яшьләрдән тора. Керәшен яшьләре хәрәкәтен тагын да җанландыру мәсьәләсенә килгәндә, монда конкрет бер җавап бирү авыр. Кешенең үз теләге булмаса, аны бернинди стимул да урыныннан кузгата алмый. Югары белем алу өчен безнең үз илебездә дә шартлар яхшы дип саныйм. Шуңа күрә башка илгә укырга китү турында сирәк уйлыйм. Шулай да, мөмкинлек булса, мин стажировка үтәргә Финляндиягә яки Чехиягә барыр идем. Керәшен йолаларының киләчәктә сакланып калу­-калмавы – хәзерге яшьләр кулында. Әлбәттә, мин алар калыр дип уйлыйм. Хәзерге көндә авылымдагы йолаларны өйрәнәм. Әниемнән, апалардан, әбиемнән сорап, аларның яшь вакытта ничек күңел ачулары турында мәгълүмат туплыйм. Киләчәктә шушы белемнәрем белән “Кряшен чибяре” конкурсында да катнашу теләгем бар. “Хыялны кешегә әйтсәң, чынга ашмый”, – диләр. Шуңа күрә бу сорауга җавап бирә алмыйм. Минем зур проблемаларым юк. Иң мөһиме, үзем, якыннарым исән­-сау. Калганы вакыты белән булыр дип өметләнәм. Минем уйлавымча, югары белем алу кирәк. Университетта уку универсаль белем дә бирә. Аларны бүгенге көндә “soft skills” дип атыйлар. Югары белем дөньяга карашны киңәйтә һәм мондый кеше үз максатын тормышка ашыра алачак.

Бүгенге керәшен егетләре һәм кызларының күбесе башка яшьләрдән аерылып тора дип әйтеп булмый, ә шулай да арада үз халкы белән горурланып, аның киләчәге өчен тырышучы яшьтәшләребез дә бар. “Бәрәкәт” яшьләре нәкъ менә шундый дип уйлыйм. Бу хәрәкәт бик кирәк, чөнки ул буыннар арасындагы күпер шикелле. Әби­бабайлар, әти­әниләр калдырган мирасны киләчәк буынга тапшыру хәзерге яшьләрдән тора. Керәшен яшьләре хәрәкәтен тагын да җанландыру мәсьәләсенә килгәндә, монда конкрет бер җавап бирү авыр. Кешенең үз теләге булмаса, аны бернинди стимул да урыныннан кузгата алмый. Югары белем алу өчен безнең үз илебездә дә шартлар яхшы дип саныйм. Шуңа күрә башка илгә укырга китү турында сирәк уйлыйм. Шулай да, мөмкинлек булса, мин стажировка үтәргә Финляндиягә яки Чехиягә барыр идем. Керәшен йолаларының киләчәктә сакланып калу­калмавы – хәзерге яшьләр кулында. Әлбәттә, мин алар калыр дип уйлыйм. Хәзерге көндә авылымдагы йолаларны өйрәнәм. Әниемнән, апалардан, әбиемнән сорап, аларның яшь вакытта ничек күңел ачулары турында мәгълүмат туплыйм. Киләчәктә шушы белемнәрем белән “Кряшен чибяре” конкурсында да катнашу теләгем бар. “Хыялны кешегә әйтсәң, чынга ашмый”, – диләр. Шуңа күрә бу сорауга җавап бирә алмыйм. Минем зур проблемаларым юк. Иң мөһиме, үзем, якыннарым исән­сау. Калганы вакыты белән булыр дип өметләнәм. Минем уйлавымча, югары белем алу кирәк. Университетта уку универсаль белем дә бирә. Аларны бүгенге көндә “soft skills” дип атыйлар. Югары белем дөньяга карашны киңәйтә һәм мондый кеше үз максатын тормышка ашыра алачак.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kel-kushkancha-yashilr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев