Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина: "Фигурам кешегә күрсәтерлек дип уйлыйм"

Җырчы Римма Никитина фанатлары, ягъни таныш булмаган кешеләр белән Сочига ял итәргә барып кайтты. Римманың купальниктан төшкән фотолары пәйда булгач, гадәттәгечә, җырчыга дөньядагы иң пычрак сүзләрне аттылар

Римма моны ничек кичерде икән? Бу хакта үзе белән сөйләштек.

- Римма, беренчедән, курыкмыйча бер дә таныш булмаган кешеләр белән Сочига баруың турында беләсе килә. Җитмәсә, машина белән баргансыз...

- Минем логотип төшерелгән машина барлыгын беләсездер инде. Аны моннан берничә ел элек Альберт исемле фанатым үз машинасына ясады. Аннан соң ул минем шәхси йөртүчем булды, мин аңа акча түләдем. Беркөнне Альберт белән уйладык та, "кемнең Римма Никитина белән ял итәсе килә?" дигән флешмоб оештырырга булдык. Нәтиҗәдә Сочига барырга теләк белдергән өч кызны үзебез белән ял итәргә алып киттек. 5 сентябрьдә кабат юлга кузгалабыз. Бу юлы өч машина белән барырга исәп, чөнки барырга теләүчеләр шактый җыела. Безгә кушылырга теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр.

 - Кияүгә чыкмаган яшь, чибәр Римма белән Сочига барырга теләүче егетләр юкмы? Ни өчен кызлар белән генә бардыгыз?

- Баар! Бик күп! Әллә курыктылар, әллә оялдылар - бармадылар шул. Менә бу юлы егетләр дә барырга тиеш. Әллә мин шулкадәр көчле күренәмме? Егетләр яныма килергә курка. Үзләре номерымны сорап язып ята, ә яныма килеп танышырга батырчылык итмиләр. Сүз уңаеннан, мин Интернет аша танышуны хупламыйм да, танышмыйм да.

- Сочиның үзендә булдыгызмы? Ничә көн ял иттегез?

- Сочиның үзендә су пычрак, кеше күп һәм пляжлар түләүле, дип ишеттем. Шуңа күрә Лазаревский районына бардык. Анда су да чиста, кеше дә аз иде. Миңа бик ошады. Тәүлек ярым бардык, тәүлек ярым кайттык, биш көн ял иттек. Ял кыйммәткә чыкмады, канәгать булып кайттым. Мин ат кебек эшли дә, ял итә дә беләм.

- Римма, купальниктан төшкән фотоларыңа тискәре комментарийлар яздылар. Андый кешеләрне "блок"ка җибәрәсеңме?

- Нәрсә генә язмадылар! Әле директка килгәннәре, ягъни сез күрмәгәннәре күпме! Сүгенеп язганнарын бетердем, чөнки Инстаграмда мәктәп балалары да утыра. Берсен дә "блок"ка куймыйм. Мине чәйниләр-чәйниләр, әмма барыбер йота алмыйлар. Начар, тискәре комментарийларны көнче һәм үз тормышы белән канәгать булмаганнар яза. Монысы көн кебек ачык.

- Фигураңа кагылышлы фикерләрне ничек кабул итәсең? Кәефең төшәме?

- Мин - кияүдә булмаган 32 яшьлек хатын-кыз. Аллага шөкер, 32 яшемдә фигурам кешегә күрсәтерлек дип уйлыйм. Аннан соң мин бит шәрә түгел, пляжда бөтен кеше купальниктан йөри. Моның бер начарлыгын да күрмим. Килешәм, рейтингым күтәрелде. Тәнкыйтькә исем китми, рәхәтләнеп язсыннар. Әгәр дә һәр тәнкыйтькә борчылып утырсам, хәзерге Никитина булмас иде.

- Рейтинг күтәрелде, дисең. Урамнарда сине таныйлармы?

- Мине күпләр таный башлады. Шунысы куандыра: араларында өлкәннәр дә бар. Мине яшьләр генә тыңлый дип уйлый идем. Алай түгел икән. Метрода яки автобус тукталышларында туктатып фотога төшәләр. Бүген үзәктән өйгә метро белән кайттым. Урамда танып эндәштеләр. Дүрт кеше белән фотога төштем.

- "Йолдыз чире" йокмасмы үзеңә?

- Юк, әлбәттә! Сүз дә юк, синең белән фотога төшәргә телиләр икән, бу - бик күңелле, рәхәт. Бүген бер апа Инстаграм битемне карап баруын, башкаларга ярдәм итүем өчен миңа һәрвакыт догалар укуын әйтте. Ничек сөенмисең инде? Мең рәхмәт!

Шәһри Казан

Римма моны ничек кичерде икән? Бу хакта үзе белән сөйләштек. - Римма, беренчедән, курыкмыйча бер дә таныш булмаган кешеләр белән Сочига баруың турында беләсе килә. Җитмәсә, машина белән баргансыз... - Минем логотип төшерелгән машина барлыгын беләсездер инде. Аны моннан берничә ел элек Альберт исемле фанатым үз машинасына ясады. Аннан соң ул минем шәхси йөртүчем булды, мин аңа акча түләдем. Беркөнне Альберт белән уйладык та, "кемнең Римма Никитина белән ял итәсе килә?" дигән флешмоб оештырырга булдык. Нәтиҗәдә Сочига барырга теләк белдергән өч кызны үзебез белән ял итәргә алып киттек. 5 сентябрьдә кабат юлга кузгалабыз. Бу юлы өч машина белән барырга исәп, чөнки барырга теләүчеләр шактый җыела. Безгә кушылырга теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр. - Кияүгә чыкмаган яшь, чибәр Римма белән Сочига барырга теләүче егетләр юкмы? Ни өчен кызлар белән генә бардыгыз? - Баар! Бик күп! Әллә курыктылар, әллә оялдылар - бармадылар шул. Менә бу юлы егетләр дә барырга тиеш. Әллә мин шулкадәр көчле күренәмме? Егетләр яныма килергә курка. Үзләре номерымны сорап язып ята, ә яныма килеп танышырга батырчылык итмиләр. Сүз уңаеннан, мин Интернет аша танышуны хупламыйм да, танышмыйм да. - Сочиның үзендә булдыгызмы? Ничә көн ял иттегез? - Сочиның үзендә су пычрак, кеше күп һәм пляжлар түләүле, дип ишеттем. Шуңа күрә Лазаревский районына бардык. Анда су да чиста, кеше дә аз иде. Миңа бик ошады. Тәүлек ярым бардык, тәүлек ярым кайттык, биш көн ял иттек. Ял кыйммәткә чыкмады, канәгать булып кайттым. Мин ат кебек эшли дә, ял итә дә беләм. - Римма, купальниктан төшкән фотоларыңа тискәре комментарийлар яздылар. Андый кешеләрне "блок"ка җибәрәсеңме? Реклама - Нәрсә генә язмадылар! Әле директка килгәннәре, ягъни сез күрмәгәннәре күпме! Сүгенеп язганнарын бетердем, чөнки Инстаграмда мәктәп балалары да утыра. Берсен дә "блок"ка куймыйм. Мине чәйниләр-чәйниләр, әмма барыбер йота алмыйлар. Начар, тискәре комментарийларны көнче һәм үз тормышы белән канәгать булмаганнар яза. Монысы көн кебек ачык. - Фигураңа кагылышлы фикерләрне ничек кабул итәсең? Кәефең төшәме? - Мин - кияүдә булмаган 32 яшьлек хатын-кыз. Аллага шөкер, 32 яшемдә фигурам кешегә күрсәтерлек дип уйлыйм. Аннан соң мин бит шәрә түгел, пляжда бөтен кеше купальниктан йөри. Моның бер начарлыгын да күрмим. Килешәм, рейтингым күтәрелде. Тәнкыйтькә исем китми, рәхәтләнеп язсыннар. Әгәр дә һәр тәнкыйтькә борчылып утырсам, хәзерге Никитина булмас иде. - Рейтинг күтәрелде, дисең. Урамнарда сине таныйлармы? - Мине күпләр таный башлады. Шунысы куандыра: араларында өлкәннәр дә бар. Мине яшьләр генә тыңлый дип уйлый идем. Алай түгел икән. Метрода яки автобус тукталышларында туктатып фотога төшәләр. Бүген үзәктән өйгә метро белән кайттым. Урамда танып эндәштеләр. Дүрт кеше белән фотога төштем. - "Йолдыз чире" йокмасмы үзеңә? - Юк, әлбәттә! Сүз дә юк, синең белән фотога төшәргә телиләр икән, бу - бик күңелле, рәхәт. Бүген бер апа Инстаграм битемне карап баруын, башкаларга ярдәм итүем өчен миңа һәрвакыт догалар укуын әйтте. Ничек сөенмисең инде? Мең рәхмәт! Эльвира Шакирова
Тулырак: http://shahrikazan.ru/index.php/news/shou-biznes/rimma-nikitina-figuram-kesheg-krsterlek-dip-uylyym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев