Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина белән көрәшче Булат Мусинны нәрсә бәйли?

Татар эстрадасы җырчысы Римма Никитина өчен быелгы яз истәлекле вакыйгадан башланган

- 1 март көнне “Кайтулар юк үткәнгә” җырына төшерелгән клибым дөнья күрде. Җырның эчтәлеге дә, клибы та тормышыма туры килә. Барысы да булган хәлләргә нигезләнгән. Бу җыр Мәскәүдән кайткач язылды. Мәскәү егете белән очрашып йөргәнемне күпләр белде, бу турыда язып та чыккан идегез.

- Ялгышмасам, син аңа кияүгә чыгарга җыенган идең?

- Әйе. Без инде Таиландка барырга планлаштырган идек.

- Ни булды соң?

- Беренчедән, көнләшүе үзәгемә үтте. Икенчедән, ул миңа сайларга кушты: йә шәхси тормыш, йә сәхнә. Билгеле, мин сәхнәне сайладым. Әтиемнең зур хыялы – мине җырчы итеп күрү иде. “Татнефть Арена” боз сараенда концерт куярга планлаштырам. Бу хыялны 40 яшемә кадәр тормышка ашырырга, дип үземә сүз бирдем.

- Егет белән аралашасызмы? Яңадан кавышырга теләмиме?

- Ничек кенә тели! Ләкин мин каршы. Дөрес, аның әти-әнисе белән бик яхшы аралашабыз. Мәскәүгә барган саен кунакка кереп чыгам.

- Клипта көрәшче Булат Мусин төшкән. Сез нинди мөнәсәбәттә?

- Булат белән без күптәнге дуслар, шуңа күрә безнең арада берни дә була алмый. Клип чыкканнан соң, Булат белән кызыксынып бик күп кызлар язды...

- Клип телеэкраннарга чыктымы инде?

- ТНВ каналына бирмәкче идем, “урын юк” дип алмадылар. ТМТВ каналы алды. “Мәйдан” каналына да бирергә исәп.

- Мәскәүдә матурлык салоны ачкан идең...

- Пандемия сәбәпле, ул вакытлыча ябылып торды. Ә пандемиядән соң салонның эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкинлегем булмады, чөнки аның өчен Мәскәүдә яшәргә кирәк. Нәтиҗәдә әзер бизнесны сатып җибәрдем.

- Хәзер йөргән егетең бармы?

- Юк, йөрәгем буш.

 

Шәһри Казан

- 1 март көнне “Кайтулар юк үткәнгә” җырына төшерелгән клибым дөнья күрде. Җырның эчтәлеге дә, клибы та тормышыма туры килә. Барысы да булган хәлләргә нигезләнгән. Бу җыр Мәскәүдән кайткач язылды. Мәскәү егете белән очрашып йөргәнемне күпләр белде, бу турыда язып та чыккан идегез. - Ялгышмасам, син аңа кияүгә чыгарга җыенган идең? - Әйе. Без инде Таиландка барырга планлаштырган идек. - Ни булды соң? - Беренчедән, көнләшүе үзәгемә үтте. Икенчедән, ул миңа сайларга кушты: йә шәхси тормыш, йә сәхнә. Билгеле, мин сәхнәне сайладым. Әтиемнең зур хыялы – мине җырчы итеп күрү иде. “Татнефть Арена” боз сараенда концерт куярга планлаштырам. Бу хыялны 40 яшемә кадәр тормышка ашырырга, дип үземә сүз бирдем. - Егет белән аралашасызмы? Яңадан кавышырга теләмиме? - Ничек кенә тели! Ләкин мин каршы. Дөрес, аның әти-әнисе белән бик яхшы аралашабыз. Мәскәүгә барган саен кунакка кереп чыгам. - Клипта көрәшче Булат Мусин төшкән. Сез нинди мөнәсәбәттә? - Булат белән без күптәнге дуслар, шуңа күрә безнең арада берни дә була алмый. Клип чыкканнан соң, Булат белән кызыксынып бик күп кызлар язды... - Клип телеэкраннарга чыктымы инде? - ТНВ каналына бирмәкче идем, “урын юк” дип алмадылар. ТМТВ каналы алды. “Мәйдан” каналына да бирергә исәп. - Мәскәүдә матурлык салоны ачкан идең... - Пандемия сәбәпле, ул вакытлыча ябылып торды. Ә пандемиядән соң салонның эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкинлегем булмады, чөнки аның өчен Мәскәүдә яшәргә кирәк. Нәтиҗәдә әзер бизнесны сатып җибәрдем. - Хәзер йөргән егетең бармы? - Юк, йөрәгем буш. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32485

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев