Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рима Губинадан Олы көн куличы рецепты

Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан Рима ГУБИНА бәйрәмгә куличларны үзе пешерә.

“Диаметры 20 сантимерт булган ике калын чуенда пешкән куличларымны туган-тумачалар, кунаклар яратып ашыйлар. Бәйрәмне тагын да ямьләндереп, өйгә тәмле кулич исе тарала. Кибеттән сатып алганым юк. Бу – чама белән алынган үз рецептым”, - ди хуҗабикә.

Кирәк: камыр өчен 1әр стакан сөт, су, 6 күкәй, 10 гр коры чүпрә, 200 гр сыер мае, ярты стакан шикәр комы, 1 стакан йөзем, он, ванилин, чама белән тоз; глазурь өчен 2 күкәй агы, шикәр комы.

Эш тәртибе

Сөтле суда коры чүпрәне җебетеп, шикәр комы салып, шуны 5-6 кашык он белән туглап, бераз кабартырга куярга кирәк. Кабаргач, тоз, ванилин өстәп, сыер мае һәм алты күкәйнең икесенең агын алып калып, массага аерым-аерым кушып, болгатырга. Аннан соң, он кушып камыр ясарга. Камыр куергач, йөзем кушасы. Барысын бергә тыгыз итеп басасы. Тыгыз итеп басылган камыр, озак күтәрелә. Чуенның яки кулич формасының 1/3 өлеше итеп камырны салабыз. Массаны, чуенның кырыена кадәр кабарып менгәч, 180 градуслык итеп җылытылган духовкага куясы. Кулич, зур булганлыктан, 1 сәгать пешә.

Шикәр комы һәм  ике күкәй агын блендер белән болгатып, глазурь ясап, суынган кулич өстенә ягасы. Кондитер посыпкалары белән бизәргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев