Җөри Питрауга әзерләнә
"Питрау" республика керәшен культурасы фестивален 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында югары дәрәҗәдә үткәрү буенча очрашулар, киңәшмәләр узып тора.
Бу уңайдан, күптән түгел Җөри авылы янындагы Тырлау аланында да Республика керәшен оешмасы, Мамадыш районы администрациясе һәм "Ак Барс" Холдинг компаниясе зур очрашу үткәрде.
Тырлау аланында Питрауга әзерлек башланган инде. Сулыкларны, чишмәләрне чистарталар, фольклор коллективлар урнашасы йортларны да китерәләр, сәхнәләрне әзерлиләр, аланның печәнен чабалар. Авылда төзекләндерү, каралты-кура тирәләрен җыештыру-чистарту эшләре башланып киткән.
Шулай итеп, Мамадыш районы, Җөри авылы ныклап Питрауга әзерләнә башлаган.
Фоторепортажда Тырлау аланы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев