Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Керәшен Сәрдәсе Сугыш тәмамлануны санаучы еллар саны арткан саен, арабызда әлеге Бөек Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кими бара. Олы юбилей алдыннан илебез башлыгы Указы белән сугыш, тыл ветераннары һәм сугыш вакытында үсмер булган концлагерь тоткыннарына "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру...

Керәшен Сәрдәсе


Сугыш тәмамлануны санаучы еллар саны арткан саен, арабызда әлеге Бөек Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кими бара. Олы юбилей алдыннан илебез башлыгы Указы белән сугыш, тыл ветераннары һәм сугыш вакытында үсмер булган концлагерь тоткыннарына "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру бара.

Март ае ахырында Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы ветераннарына да әлеге медальләрне тапшыру тантанасы булып үтте.

Менә алар: бөтен авырлыкны күреп, бүгенге көнгә санаулы гына калган сугыш чоры балалары. Балалыктан, үсмер вакытны с икереп, олылар рәтенә килеп кергән балалар. Сугыш башланганда аларга нибары 12-14 яшь булган. Ир-атлар, яшьләре җиткән егетләр сугышка чыгып киткәч, тормышның бөтен авырлыгы нәкъ менә алар җилкәсенә кала да инде. Әниләре колхоз эшеннән, кырдан кайтып кермәгәнгә үзләреннән кечерәк туганнарына күзколак булып тору да алар өстендә. Колхоз эшләренә дә кушалар, олылар рәтенә басып урагын да урырга туры килә аларга. Ачлытуклы яшәп, туйганчы йокы да к үрмәгән бу балаларга сугыштан килгән кайгылы хәбәрләрне дә күтәрергә туры килә бит әле. Тол калган әниләренең бердәнбер ышанычлары, таяныр кешеләре булып калу да вакытыннан алда олыгайткандыр аларны. Язмышыңа язылгач, нишлисең. Ялгыз башка гына түгел, ил өстенә килгән олы кайгы бит. Ничә генә баланың әтисе исән-сау кайтты икән ул сугыштан. Әтиләре әйләнеп кайтканнарга кызыгып күпме яшь түккәндер "әти" д ип әйтергә насыйп булмаганнар.

Рәхмәт сезгә, тылда калып барлык авырлыкларга түзә алган әтиләрәниләр, әбибабайлар! Бөек Җиңүдә сезның өлешегез чиксез! Бары сезнең ышаныч, тырышлык кына бу көннәрне күрергә насыйп иткәндер дә. Сезнең бу батырлыкка тиң хезмәтегезне киләсе буыннар да дөрес аңлап бәяләсә иде. Хөкүмәтебез, җитәкчеләрнең кайгыртуын тоеп сәламәтлектә озын-озак яшәргә булсын. Сез күргәнне инде безгә, безнең балаларга күрергә язмасын!

Евдокия ИВАНОВА

Үри Чаллысы

Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылында "Барысы да - фронт өчен, барысы да - Җиңү өчен" девизы астында иртәдән кичкә кадәр армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәренә юбилей ме дальләре тапшырдылар.

Кызганыч, Үри авылында бүген бер генә исән сугыш ветераны да калмаган. Юбилей медальләрен Ури һәм Бирдебәк авылы тыл хезмәтчәннәренә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садиков тапшырды. Сәламәтлеге аркасында үз аяклары белән килә алмаган әбибабайларга, җирле үзидарә җитәкчесе Иван Ананьев, мәдәният хезмәткәре Евдокия Толстова, фельдшер Исламия Валеева әлеге олы бүләкләрне өйләргә йөреп тапшырдылар.

- Сезнең өлешкә фронтларда һәм тылда батырларча көрәшеп, көчегезне түгәргә, сугыштан соң да илне төзекләндерү өчен алны-ялны белми эшләргә туры килгән. Ветераннарыбыз сугышның тере шаһитлары булса, сез, тылдагылар, Җиңүне хезмәт фронтларында якынайттыгыз. Сез батырлык үрнәге күрсәтеп, илебезне саклап калдыгыз, киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк иттегез. Сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, алдыгызда баш иябез, - диде җирле үзидарә рәисе Иван Ананьев.

Юбилей медальләре 5 тыл хезмәтчәненә тапшырылды.

- Сирәк булса да, Җиңү бәйрәме тирәсендә күрешкәләп торабыз, берберебезнең хәлен белешәбез. Рәтләребез генә сирәгәя, - диләр алар.

- Ачлык, ялангачлык - барысын да үткәрдек. Укыйсы урынга олылар белән бергә кырларда иген иктек, үгезләр җиктек. Сынатмадык, исемебезгә телтеш тидермәдек, ат урынына җигелеп эшләдек. Бүтән андый сугышлар кабатланмасын иде, безнең балалар, оныклар без күргәннәрне күрмәсеннәр иде, безне гел шулай кадерләсеннәр иде, - ди гомерен ялгыз кичкән кыз-әби Надежда түти.

Бөек Җиңүгә өлешләре кергән, сугыш михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган ветераннарга хөрмәтебез зур, аларга әйтеләсе сүзләр бетмәгән, бетмәс тә.

Галина ТОЛСТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев