Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика көнендә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале парадын Фирдүс Тямаев җитәкли

Чарага Россиянең 28 төбәгеннән меңгә якын катнашучы килер дип көтелә

30 август көнне «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале кысаларында узачак гармунчылар парадын Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкли.

«Уйнагыз гармуннар» республика халык иҗаты бәйрәме 30 августта 11:00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда башлана. Бәйрәмдә фольклор ансамбльләре, татар эстрадасы артистлары Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Айдар Галимов, Фидан Гафаров, Фирдүс Тямаев катнаша.

Бәйрәм гармунчылар парады белән дәвам итәчәк. Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 36нче тапкыр үткәрелә. Чарага Россиянең 28 төбәгеннән меңгә якын катнашучының килүе көтелә. Гармунчылар парады Бауман урамы аша узып, 1 Май мәйданына, аннан Спас манарасына күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев