Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Помидор чәчүнең 3 СЕРЕ

Бу көннәрдә бакчачылар помидор орлыкларын чәчү белән мәшгуль. Шуны истә тотып, берничә киңәш тәкъдим итәбез

1. Кибеттән пакетларда сатып алынган орлыклар арасында да яраксызлары булырга мөмкин. Буш орлыкларны чәчеп вакыт уздырмас өчен бер стакан җылы суга 1 чәй кашыгы тоз салып эретергә, орлыкларны эремәгә салып, болгатырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Бушлары өскә калкып чыгачак, ә яхшылары – туклыклы матдәләргә бай булганнары стакан төбендә утырып калачак. Шуннан соң орлыкларны сарымсак эремәсенә (ярты литр суга бер баш чистартылмаган сарымсактан (изеп) ясалган) салып, капкач белән капларга һәм 1 сәгать тотарга.

2. Тизрәк тишелсен өчен орлыкларны марля кисәгенә төреп, 12 сәгатькә тукландыргыч эремәдә тотарга мөмкин. Эремәне ясауның өч рецепты бар: суга алоэ яки бәрәңге сыгынтысын (1:1 нисбәтендә) салып, 1 литр суга 1 чәй кашыгы агач көле салып, 1 литр суга чәй кашыгының дүрттән бер өлеше күләмендә натрий гуматы кушып.

3. Томат – җылы яратучан үсемлек. Шуңа аны чыныктыру әйбәт. Төрле авыруларга бирешмәүчәнлеген арттыру өчен, чәчкәнче, орлыкларны юеш марляга төреп, төнгә суыткычка куярга, көндез исә аннан алып, бүлмә температурасында тотарга. Процедураны өч тапкыр кабатларга.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев