Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Покрау яшьләрне җыйды

Кичә Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге Покрау бәйрәмен билгеләп үтте.

Кунакларны республика керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова бәйрәм белән котлап, элек керәшеннәрнең Покрауны ничек билгеләп үтүләре, бәйрәм өстәле әзерләүнең традицияләре турында сөйләде. Кичә күңелле уеннар, кызыклы конкурслар, җырлы биюләр белән үрелеп барды. Яшьләр үзләре алып килгән Покрау пируглары белән бергәләп чәй эчте.

Казан керәшен яшьләре Покрауны күңелле үткәрде

Покрау бәйрәменнән Чаллы һәм Зәй керәшен яшьләре дә читтә калмады. Алар Чаллы шәһәренең "Родник" Халыклар Дуслыгы йортында очрашты. Матур өстәл артында бер-берсен бәйрәм белән котлап, Покрау пируглары белән сыйланганнар.

Чаллы һәм Зәй керәшен яшьләре Покрау өстәле артында

Шулай ук яшьләр киләчәккә булган планнары турында да сөйләшкәннәр. "Җоласына китереп җырладык, биедек, тугәрәк уены уйнадык. Бу очрашу барыбызга да ошады",- дип хәбәр итте "Бәрәкәт" оешмасының Чаллыдагы активисты Артур Сәләхиев.

Сезгә Казанда үткән Покраудан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев