Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч керәшеннәре айлыгы тәмамланды

Җырчы Җәкәү йортында матур концерт оештырылды

26 февраль көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Питрәч керәшеннәре айлыгының йомгаклау концерты булды.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, төрле район керәшеннәре үз айлыкларын үткәрәчәкләр. Иң беренче айлыкны Питрәч керәшеннәре уздырды. Мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова: "Питрәчләр башка районнарга югары планка куйды. Башка районнар да сездән үрнәк алып, шундый айлыклар үткәрсеннәр иде" , - дип сөйләде. Ул Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашаповка, район мәдәният бүлеге җитәчесе Азат Фазылҗановка, Питрәч керәшеннәре бүлеге җитәчесе Лидия Пронинага һәм айлыкта актив катнашкан кешеләргә, ансамбльләргә Җырчы Җәкәү йорты һәм республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Февраль ае барышында оештыручылар Керәшен Сәрдәсе, Әлбәден музейлары, рәссам Никита Морозовның иҗаты турында видеорепортаж, артист, педагог, "Ел хатын-кызы" бәйгесенең "Хатын-кыз. Рухият һәм мәдәният" номинациясендә җиңүче Валентина Ямщикова белән интервью, яшь җырчы Игорь Дмитриев белән туры эфир төшергәннәр. Айлыкны мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы официаль төркеменнән, Инстаграм аккаунтыннан, Ютуб каналыннан 22 800 кеше караган.

Мәдәни үзәктә Питрәч керәшеннәренең тарихына, кул эшләренә багышланган күргәзмә дә эшләде. Анда Җырчы Җәкәү йортына килгән кунаклар үзешчән рәссам Никита Морозовның картиналарын да күрә алды.

Концертта Керәшен Сәрдәсе авылыннан "Чулпы", "Сәяр" ансамбльләре , "Елмай" балалар төркеме, Кәвәл авылыннан "Асыл тәңкә" һәм Казан шәһәреннән "Казансу" ансамбльләре, Питрәч сәнгать мәктәбе укучылары Кирилл Спичков һәм Арсений Гаврилов, шагыйрә Надежда Павлова катнашты. Алар Питрәч керәшеннәренең җыруларын башкардылар, йолаларын күрсәттеләр.

Питрәч керәшеннәре айлыгын халкыбызның гимнына әверелгән "Безнең ил" җыруы белән тәмамладылар. 

Кичәгә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Татарстан мәдәният министрлыгының традицион фольклорны туплау үзәге директоры урынбасары Эльвина Якупова, галим, татар теле буенча дәреслекләр авторы Николай Максимов килгән иде.

Чираттагы айлыкны Чистай керәшеннәре үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев