Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Питрау чибәре - Online" конкурсы җиңүчесе Лариса Барсуковага Диплом һәм тамакса бүләк ителде

30 июньнән алып 11 июльгә кадәр “Туганайлар” газетасы сайтында “Питрау чибәре-Online” конкурсы оештырылды

Быел пандемия аркасында, Мамадыш районының Җөри авылында уза торган данлыклы “Кряшен чибяре” конкурсы оештырылмады. Питрау бәйрәме дә онлайн-форматта гына узды. Нинди ел булса да, Питрауда матур кызлар күзлиләр, дип, “Туганайлар” газетасы үз сайтында “Питрау чибәре-Online” конкурсы оештырды.

Республика дәрәҗәсендә уза торган “Кряшен чибяре”ннән үзгә буларак, бу бәйгедә керәшен кызларының җырга-биюгә, аш-суга осталыкларын, керәшеннәр турындагы белемнәрен тикшермәдек. Төп максатыбыз: Интернет дөньясында милли киемле чибәр керәшен кызларын күрсәтү, керәшеннәрне дөньяга таныту иде.

Конкурсның нәтиҗәләре буенча, Зәй районының Әхмәт авылыннан Лариса Барсукова җиңүче булды. Ул бүген редакциябезгә килде. Аңа диплом белән керәшеннәрнең иң популяр һәм үзенчәлекле бизәнү әйбере булган тамаксаны (аны Валентина Максимова махсус ясады!) “Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губина тапшырды.

 
Лариса бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә педагог булырга укый һәм ЗАГСта фотограф булып эшли. “Бу конкурста катнашырга әнием өндәде. Онлайн тавыш бирү башлангач та, әни бик тырышты. Минем өчен бөтен таныш-белешләр, авылдашлар, райондашлар, хәтта, Америкадагы турыннарыбызга кадәр тавыш бирде”, - дип рәхмәт белдерде Лариса.

2017 елда Лариса Барсукова Зәй районының Кашка тау итәгендә уза торган “Керәшен чибәре” конкурсында катнашып, тамашачы мәхәббәтен яулаган булган. Җөри авылында уза торган республикакүләм “Кряшен чибяре” конкурсында да катнашырга теләге бар кызның. “Җөри авылындагы конкурс зур җаваплылык сорый. Аңа ныклап әзерләнергә кирәк. Куркыта да. Керәшеннәрнең тарихы, культурасы, җолалары турында әле өйрәнәселәрем бик күп”, - дип сөйләде Лариса Барсукова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев