Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пирогов орденлы врач Диана

Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 21 июнендәге указы нигезендә, коронавируска каршы фидакарьләрчә көрәшкән медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале бирелә

Шушы көннәрдә генә Пирогов ордены белән бүләкләнгән медицина хезмәткәрләре  арасында врач, керәшен кызы Диана Юзеева да бар. Барыбыз өчен дә сөенечле булган бу вакыйга турында тулырак мәгълүмат алу өчен, Диана ЮЗЕЕВАның үзе белән сөйләшергә булдык

Диана Петровна, кыскача гына үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

– Мин хәзерге вакытта гаиләм белән Казанда яшим. Чыгышым белән Балык бистәсе районының Иванай авылыннан. Казаклар Чаллысы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 2004 елда Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем. Алты ел укыганнан соң, дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, кулыма беренче дипломымны алып, Казанда врач булып эшкә урнаштым. Эшләү белән беррәттән, медицина университетында ординатура үттем. Һәм тагын бер һөнәр үзләштереп, “эпидемиология белгече” дигән сертификат алуга ирештем. 2018 елдан хезмәтемне шушы юнәлештә дәвам иттем. Хәзерге вакытта мин –  “Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесендә табиб-эпидемиолог.

–  Шундый олы бүләк алу җиңел генә булмагандыр? Моңа ничек ирештегез?

– Татарстан Республикасында “COVID – 19” коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү һәм профилактика чараларын тормышка ашыру максатында алып барылган эшләрдә  турыдан-туры катнашып, үз өлешемне керттем.

 Коронавирус таралу куркынычы зур булган территорияләрдән поезд белән Казанга кайтучы кешеләргә, үз изоляция режимын сакларга тиешлекләре һәм медиклар күзәтүе астында булырга кирәклеге турында аңлатылган 458 карар тапшырырга туры килде. Казан вокзалында һәм Восстание станциясендә өч поездның пассажирларында “COVID-19” барлыгы билгеле, булгач, алар белән контактта булган кешеләрне ачыклау буенча эш алып барылды. Шундыйлардан 157 пассажирга бу авыруны булдырмау чаралары, ә авыруның беренче билгеләре сизелгән очракта ниләр эшләргә тиешлекләре турында сөйләнелде.

–  Сезгә орден кайчан тапшырылды?

– Бүләкләү  – Казанда, Татарстан Роспотребнадзорының 2020 елдагы эш йомгакларына багышлап,  Россия баш санитария табибы Анна Попова һәм президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән коллегиясендә тапшырылды. Хезмәтемне шулай югары бәяләүләре куанычлы да, дулкынландыргыч та булды.

–  Врач профессиясен сайлаганга үкенмисезме?

– Мин үз эшемне бик яратып башкарам, авырлыклардан курыкмыйм. Эшемдә шундый уңышларга ирешүемдә үземнең гаиләмә, әти-әниемә, кайната-кайнанама, хезмәттәшләремә, җитәкчеләремә рәхмәтем чиксез. Һәрвакыт аларның ярдәмен, терәк булуларын тоеп яшим, эшлим. Шуңа да, бу орденны үземнең генә түгел, ә бөтенебезнең тырышлыгы нәтиҗәсе, уңышы дип саныйм.

Әңгәмәбез ахырында, врач буларак, коронавирус турында фикерләрегез, халыкка киңәшләрегез турында сорамыйча булдыра алмыйм.

– Иң беренче, бу чирне йоктырмас өчен, гигиена таләпләрен үтәргә онытмагыз. Дөрес тукланырга, хәрәкәтләнергә, саф һавада ешрак булырга тырышыгыз. Ә авырып киткән очракта, куркып калмаска, врачлар билгеләгән дәвалану чараларын кулланырга кирәк.

Үз чиратыбызда, без дә Сезне, орденлы булуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы көннәрегездә дә авыр хезмәтегездә уңышлар телибез.

Әңгәмәне Фрида ЗАКИРОВА язып алды.

 

Фотода: Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге” учреждениесенең эпидемиологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге врач-эпидемиологы Диана Юзеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев