Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсионерларга - күңелле хәбәр

Өлкән яшьтәгеләр пенсияләренең артуын елына ике тапкыр көтеп алалар иде. Быел андый бәхет елмаймады. Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе ел дәвамында бер тапкыр гына индексацияләнде. Яңа ел бәйрәме якынлашканда, инде менә күңелле хәбәр килеп иреште: январь аенда 1 миллион 121 мең россияле, пенсия һәм социаль түләүләрдән тыш, биш мең сум күләмендә өстәмә...

Бер тапкыр бирелә торган бу акча ияләренә 16 январьдан соң барып җитәчәк. Моның өчен Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза язарга кирәк түгел.

Хат ташучы китергән пенсияне айның 16 нчы числосыннан соң алучыларга биш мең сум январь ае пенсиясенә өстәлеп бирелә. Әгәр пенсияне айның 4 нче числосыннан алып15 енә кадәр билгеле бер график буенча алсагыз, өстәмә түләүне 16-26 январьда хат ташучы өегезгә китерәчәк. Ул көнне өйдә булмаган очракта, 26 нчы январьга кадәр почта элемтәсе бүлекчәләре кассасыннан алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев