Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы юбилейлар алдыннан

5 нче апрель көнне Чаллы керәшен җәмгыяте идарәсенең чираттагы утырышы булды. Яңа сайланган идарә членнарының бу - икенче тапкыр җыелуы. Утырышны идарә председателе Виталий Агапов алып барды. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр каралды.

2016 ел - Чаллы керәшеннәре өчен - юбилейлар елы. Җәмгыятьнең төзелүенә - 25, Питрау бәйрәменең шәһәр масштабында үткәрелә башлавына - шулай ук 25 ел була. Бу даталар - чираттагы бер чара гына булып түгел, ә керәшеннәрнең барлыгын, менталитетын, культура дәрәҗәсен күрсәтә торган олы бәйрәм-фестиваль кебек үтәргә тиеш, дип, әзерлекнең күпьяклы булачагына басым ясады җитәкче.

Идарә членнарын шушы чараларга бәйле рәвештә башкарыласы эшләр планы-проекты белән таныштырды. Юбилейларга багышлап, истәлекләр китабы бастыру, Чаллы җәмгыяте тарихына багышланган стендларны яңарту, киемнәр тектерү, сувенирлар, медальләр чыгару, "Карендәшләр" ансамбле җырларының дискысын әзерләү - болар - алда торган бурычларның кайберләре генә әле. Һәр идарә членына, җиң сызганып, вакытын җәлләмичә эшләргә туры киләчәк, дигән таләпне куйды Виталий Агапов.

Утырышта гомуми эшне оештыру буенча комиссияләр билгеләнде. Эш, хәзергә, биш юнәлештә алып барылачак: попечительлек советы, яшьләр белән, балалар белән, ветераннар белән эшләү комиссияләре, информацион үзәк.

Чаллы керәшен җәмгыяте тарихына багышланган китап чыгару өчен материаллар туплауда, язмалар әзерләүдә теләге булган һәр кеше дә катнаша ала. Җәмгыятьнең оешу елларына бәйле истәлекләрегез булса, Чаллы керәшен җәмгыяте идарәсенә, "Туганайлар" редакциясенә, "Керәшен Атнакөн мәктәбе"нә чыга аласыз. Элемтә өчен телефоннар - "Туганайлар" редакциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев