Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Олы көнгә тәлли чүкләдем..."

Кайбыч районы Зур Тәрбит авылы халкындагы Олы көн йолалары бик үзенчәлекле

Керәшен халкында бәйрәмнәр бик күп. Иң олылап, зурлап үткәрелә торган бәйрәм - Олы көн бәйрәме. Олы көн башка бәйрәмнәрдән йола, гореф-гадәтләргә бай булуы белән аерылып тора. Кайбыч районы Зур Тәрбит авылы халкы да, башка керәшеннәр кебек үк, Олы көнне зурлап бәйрәм итә. Бәйрәм белән бәйле күп кенә йолалар бүгенге көндә дә сакланып калган. Өлкән түти-дәдүләр безгә, яшьләргә, изге бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында еш сөйлиләр. Шул рәвешле йола-традицияләр буыннан-буынга тапшырыла.

Зур Тәрбит авылында гомер итүче Валентина Корникова, мәсәлән, авылда Олы көннең ничек итеп бәйрәм иткәннәре турында сөйләде: "Ылы кен алдыннан кырык кен артык кыры (ураза) тыталар, әзерләнәләр энде. Ызбалар җуалар, тәлли чуклиләр. Бер атна алдан җана тамыр тергезергә дип күлмәкләр җүләгәннәр. Аны ылы кен киченнән сындыктан чыгарып куйганнар. Ылы кен иртәсе ачырга җарамаган, түбәне алып китә дигәннәр. Хаҗыр алай җүләп җатмиләр энде. Сатып кына алалар. Ылы кен кичендә келәүгә бармаганнар бетенесе тәләй сакли. Тәләйле кешегә күк капусы ачыла. Ызбаларда җымырка буйаганнар, пешергәннәр. Ылы кен кенне ланнар җымырка җиерга чыга. Тавыклар җымырка салсыннар, чебеш чыгарсыннар дип, ызбага ин беренче кергән кеше мендәргә утыра. Җакын туганнар җыртлары арасында рәт салалар. Икенче кенне ерак урам туганнары рәт салырга килә безен җакка. Этченче кенне без, буҗиннәр, рәт салырга чыгабыз. Шулай ылы кеннеке эч зур кене бетә. Ылы кен булай кырык кен бара энде ул. Җыры да бар аның:

Эй уйыгыз, уйыгыз

Тушы мыни сабан туйыгыз.

Чикләвекнен тешләрен

картлар алдына куйыгыз.

Ак мәчетнен манарасын

кем куйган?

Туган үскән җирләрдән

кем туйган?"

Валентина Корникова бәйрәмнең үзенә генә хас үзенчәлекләре турында телгә алды. Бераз аңлатып үтәм.

Кыры тоту (пост) - ураза сүзенең мәгънәсенә туры килә. "Иртәгә кыры керә, кыры тытасынмы" диләр безнең якта. Кыры - зур бәйрәмнәр алдыннан йомырка, ит, сөт, май кебек ризыкларны ашаудан тыелып тору. Олы көн кырысы кырык көн дәвам итә.

Безнең якларда Олы көнгә бер атна кала алдан тәлли (верба) бәрмәнчек агачы бизиләр. Ул көн "вербное воскресенье" диеп йөртелә. Әлеге көнне тәлли агачыннан берничә ботак сындырып алып кайталар. Мөмкинлекләре булганнар чиркәүгә барып изге су белән "святить" итәләр. Шул ботакларның берничәсен ишек өстенә кыстырып куялар. Бер өлешен төсле кәгазьләр белән чуклап, ягъни бизәп, Тәре бабай алды почмагына куялар. Ул анда киләсе елның Олы көн бәйрәменә хәтле торырга тиеш.

Олы көн алдыннан үткәрелә торган тагын бер йола - тәләй саклау. Чиркәүгә бармаучылар сәгать унике тулганда тәләй саклыйлар. Күк капусы ачылганын, күктә яктылык, ачыклык күргән кеше тәләйле, икенче төрле бәхетле, җазыксыз булып санала. Тәләйле кеше - бәхетле кеше дигән мәгънәгә туры килә.

Җана тамыр тергезү йоласын авыл халкы борынгыдан, мәҗүсилектән калган дип саный. Элек-электән Олы көн бәйрәмендә яңа кием кисәң, ел буе бәхетле һәм сау-сәламәт буласың дигән ышану яши. Ләкин моны дини яктан да бәйләп карап була. Олы көн - Христосның үлгәннән соң яңадан терелүенә багышланган бәйрәм, ягъни яңа тормыш башлау, тормышка яңа тамыр җибәрү.

Олы көн алдыннан, кичтән, сандыктан яңа күлмәкләрне алып куйганнар, чөнки икенче көнне инде ул сандыкны ачарга ярамаган. Ачсаң, җил-давыл чыгып түбәне алып китәчәк, дигән ышану яшәгән.

Елга ике тапкыр: Олы көндә һәм ноябрьдә үтә торган үлгәннәрне искә алу көнендә, рәт салу була. Олы көндә сәгать уникеләрдән соң рәт салырга чыгалар. Рәт салу - иң якын туганнарга кунакка барышу. Гадәт буенча, төп йорттан аңа якынрак торган йортка кунакка кергәннәр, аннан икенче, өченче, дүртенче йортларда кунак булалар.

Олы көн белән бәйле әлеге йолаларны хәзер дә сакларга тырышалар.

Татьяна ЛЕОНТЬЕВА

Кайбыч

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев