Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбит авылының "Тәңкәләр" ансамбле 2008 елда оешкан

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Кайбыч районы керәшеннәре айлыгы бара

"Тәңкәләр" фольклор коллективына 2008 елда клуб мөдире Оксана Анатолиевна Воробьева нигез салган. 2011 елдан җитәкче итеп коллективның әйдәп баручы методисты Олы Тәрбит китапханәсе мөдире Инна Виссарионовна Драндрова сайлана. Коллектив составына 8 кеше керә. Коллектив фольклор-сәхнә юнәлешендә эшли, шул ук вакытта үз авылларының традицияләрен һәм җырларын башкару рәвешен саклап калырга тырыша.

Керәшен халкы җырлары коллективы репертуарында - йола, уен, бию, хор җырлары. Җырлаудан тыш, традицион гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, халык күңел ачулары да үткәрелә. Коллектив авыл, район, республика чараларында актив катнаша. Коллектив бүләкләре копилкасында төрле дәрәҗәдәге призлы урыннар. Казан шәһәренең "Диния нәзарәте күргәзмә берләшмәсе" православие ярминкәсендә катнашучылар, "Питрау" керәшен мәдәнияте фестивалендә ел саен катнашучылар, "Халык мирасы" фольклор коллективлары фестивале лауреатлары, төрки традицион мәдәният фестиваленең 1нче дәрәҗә лауреатлары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев