“Нур”лар Новгородка җыена
Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында күп еллар эшләп килүче "Нур" халык фольклор ансамбле Питрау узуга Түбән Новгород якларына җыена. 25 июль көнне Новгородта милли бәйрәм - Сабантуй уздырыла. Анда Татарстаннан да бик күп артистлар, үзешчәннәр катнашуы көтелә. Россиякүләм Сабантуйларда ансамбльнең әле катнашканы юк, бу аларның беренче тапкыр чит регионга...
Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында күп еллар эшләп килүче "Нур" халык фольклор ансамбле Питрау узуга Түбән Новгород якларына җыена.
25 июль көнне Новгородта милли бәйрәм - Сабантуй уздырыла. Анда Татарстаннан да бик күп артистлар, үзешчәннәр катнашуы көтелә. Россиякүләм Сабантуйларда ансамбльнең әле катнашканы юк, бу аларның беренче тапкыр чит регионга чыгулары.
"Читкә чыгу бик җаваплы нәрсә. Юлда йөреп ияләнгән булсак та, бераз борчылабыз. Керәшен җырларын чит регионнарга да ишеттереп кайту мөмкинлеге булуга бик шатланабыз. Бер күреп, җырларыбызны ишеткәннәр тиз генә оныта алмас. Чит җирләр күреп, үзеңне күрсәтә алу менә дигән мөмкинлек бит ул Сабантуйлар!" - дип сөенечләре белән уртаклашты ансамбль җитәкчесе Валентина Ефимова.
Хәерле юл сезгә, карендәшләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев