Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәселебезне барлыйк!

Хөрмәтле газета укучылары! Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты hәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиhабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты бергәләп күптомлы "Татар авыллары тарихы"н әзерләү эшләрен башлап җибәрде. Шуннан чыгып, Татар энциклопедиясе hәм төбәкне өйрәнү институты дәүләт йөкләмәсе нигезендә 2015 елдан башлап "Татарстан Республикасы авыллары" исемле 3 томлык энциклопедик басма өстендә эш...

Хөрмәтле газета укучылары!

Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты hәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиhабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты бергәләп күптомлы "Татар авыллары тарихы"н әзерләү эшләрен башлап җибәрде.

Шуннан чыгып, Татар энциклопедиясе hәм төбәкне өйрәнү институты дәүләт йөкләмәсе нигезендә 2015 елдан башлап "Татарстан Республикасы авыллары" исемле 3 томлык энциклопедик басма өстендә эш алып бара. 2016 елда энциклопедиянең беренче томы тәмамланырга тиеш.

Авыллар тарихы белән беррәттән мәчет-чиркәүләр тарихын да язу күздә тотыла. Шулар өстенә, керәшеннәрдә бераз урынсыз (незаслуженно) онытылып торган hәм соңгы елларда тиешле кызыксыну ала барган нәсел агачларын төзү эшен дә активлаштырырга кирәктер.

Керәшен тарихына, тормыш-көнкүрешенә битараф булмаучылар, керәшен зыялылары, приход членнары бу изге эштә катнашыр, дип өмет итеп калабыз.

Әлеге чакыруны дәвам итеп, түбәндәге белдерүне дә игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиhабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты hәм Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты карары буенча, 2016 елда "Керәшен Сәрдәсе авылы тарихы" китабын матбугатта бастырып чыгару планлаштырыла. 1920 елларга кадәр "Югары Сәрдә" (Верхняя Серда) исемендә йөргән, Мишә елгасы буенда утырган керәшен авылының Казан ханлыгы заманыннан ук килгән озын тарихы, тугандаш күрше авылларның да тарихын язганда үрнәк булырлык итеп эшләнергә тиеш. Олы эшне өмәләп башкару гына тиешле нәтиҗә бирер.

Керәшен Сәрдәсе (Югары Сәрдә, Верхняя Серда) авылына бәйләнеше булган, авыл халкы, авыл тарихына кагылышлы хәбәрләре, әүвәлеге фоторәсемнәре сакланган кешеләрне һәм авылдашларны тарих китабы төзүдә катнашырга чакырам. Материалларыгыз сезнең исемнән басылыр.

Элемтә өчен:

Тел. 8-987-229-2262.

E-Mail:

Petrov-Tekin@mail.ru

Николай Иванович

ПЕТРОВ,

туган төбәкне өйрәнүче.

Казан - Керәшен Сәрдәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев