Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Максимовның тууына – 100 ел

Түбән Кама мәгарифенә нигез салган оста җитәкче, педагог, сугыш ветераны Николай Максимович – керәшен егете

Ул 1922 елның 1 январенда Мамадыш районының Комазан башы авылында туа. Дүсмәт сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, 1936 елны Мамадыш педучилищесына укырга керә. Дипломлы укытучы Тәкәнеш районындагы Алга мәктәбендә физика һәм география укыта башлый. 1939 елның көзендә армиягә алынган егет утлы фронт юллары аша үтә. Ул “Кавказны саклаган өчен”, “Сталинградны саклаган өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Тәкәнеш мәктәбендә тарих фәне укыта, район мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Институт тәмамлый.

1961 елда тәҗрибәле белгечне булачак Түбән Кама шәһәренә мәктәп директоры итеп җибәрәләр. Мәктәп бинасы гына түгел, әле шәһәр үзе дә булмый. Максимов шәһәр төзүчеләрнең вакытлы яшәү урыны булган Төзүчеләр поселогында берничә ай эчендә үзе турыдан-туры җитәкчелек итеп, бер катлы мәктәп салдырта. Сигезьеллык мәктәп шул елның 1 сентябрендә ачыла.

Тагын бер елдан – 1961 елның 1 сентябрендә Түбән Кама шәһәрендә Николай Максимов төзеттергән 1нче мәктәп  үз укучыларын каршы ала.

Түбән Каманың 5нче һәм 6нчы мәктәпләре дә, шулай ук, Николай Максимовның турыдан-туры җитәкчелегендә җиткезелгән. 

Төзүчеләр поселогындагы сигезьеллык һәм шәһәрдәге 1нче, 5нче, 6нчы мәктәпләрнең директоры булган Николай Максимов педагоглар коллективына үз фәнен һәм укучыларны яратучы чын педагоглар туплауга зур игътибар бирә. Алар арасында Мамадыш һәм башка як керәшеннәре дә күп була.

Николай Максимов 49 яшендә дөньядан китә. Ярты гасыр вакыт үтсә дә, Түбән Кама мәгарифенә нигез салган, дүрт мәктәп төзеп, аларга укучылар җыйган, тырыш педагоглар коллективы туплаган Мамадыш ягы керәшене Николай Максимовның якты истәлеге халык күңелендә саклана. Түбән Кама шәһәренең 1нче мәктәбе Николай Максимов исемен йөртә.

 “Туганайлар” газетасының 27 январь санында урнаштырылачак язмада Николай Максимовичның тормышы һәм хезмәт юлы турында  тулырак сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев