Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Моннан йөз ел элгәре

“Кызыл алям” – милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының керәшен бүлеге тарафыннан чыгарылган гәҗит

Ул моннан йөз ел элек, төгәлрәк әйтсәк, 1919 елның 3 октябреннән башлап 1922 елның 9 январена кадәр Казан шәһәрендә чыгып килгән. “Кызыл алям”нең (“Кызыл әләм”) нибары 159 саны гына дөнья күреп өлгерсә дә, ул гәҗиттә шул чордагы вакыйгалар, керәшеннәрнең тормышлары турында шактый мәгълүмат бирелгән.

Ә бу фотода – “Кызыл алям”нең 1920 елның 5 июнендә чыккан саны. Гәҗитнең беренче битендәге “Җәшәсен Татар республикасы!” дигән мәкаләдә, ВЦИК президиумы карары нигезендә, 27 майда татар республикасы оештырылуы турындагы хәбәр басылган.

Анда “бу җанга республиканың пайдасы бер мөселман-татарлар өчен генә булмас, без керәшеннәр, бүтән калыклар өчен дә аның пайдасы зур булыр:

1. Татар Республикасы булышыр бар калыкларга да ана теле белән образование бирергә;

2. Әр төрле кантурларда үз теле белән җазган кыягазлар җөртергә, аннары туры килгән чакта, әр бер эшләрне, бигрәк суд эшләрен, үз теле белән башкарырга;

3. Бүтән калыклар белән бар инородецларны да тигез итәргә, тигезлек белән матур гомер итәргә. Шунлыктан, бу республиканың ачылуы – без урыс түгел калыкларга олы сөенеч. Советская власть калыкка берсе җакшы булсын, икенчесе шакшы булсын дип теләми, аңар – бар калык та тигез” дигән юллар да бар.

“Кызыл алям” гәҗите тарихта гына калганга да күпме вакыт узган, ә халыкны борчый торган тел, милләт, дин проблемалары шул ук...

Фото Геннадий Макаров архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев