Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Михаил Афанасьев кабат Яшел Үзән районы башлыгы итеп сайланды

Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде

Татарстанның Яшел Үзән районы депутатлары Михаил Афанасьевны муниципалитет башлыгы итеп сайладылар. Бу карар IV чакырылыш муниципаль Советының беренче сессиясендә бертавыштан кабул ителде. Сессиядә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Бу хакта район администрациясенең матбугат үзәге хәбәр итте.

«Район башлыгы урынбасары итеп Эльза Кадникова билгеләнде, тагын бер урынбасар вазифасы буш калды. Шулай ук сессиядә Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Яшел Үзән районы республиканың иң эре муниципалитетлары бишлегенә керә, ул сәнәгать өлкәсендә зур потенциалга ия. Михаил Афанасьев ун ел дәвамында Лаеш районын җитәкләде. Узган ел ул, Лаеш муниципалитетын  ТР шәһәрләре һәм районнарының социаль-икътисади рейтингында өченче урында калдырып, Яшел Үзән районына күчте.

 

Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәте
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев