Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Маскалардан котылу мөмкин булыр шикелле

Россия Дәүләт думасы депутаты “маска режимы”ннан чыгуның ничегрәк буласын сөйләгән

Пандемиягә бәйле эпидемиологик хәл тулысынча тотрыкланганнан соң, “маска режимы”акрынлап бетереләчәк. Sputnik радиосына биргән интервьюда Дәүләт думасының сәламәтлек саклау комитеты председателе урынбасары Сергей Леонов шул хакта игълан иткән. Депутат фикеренчә, беренче чиратта, зур сәүдә үзәкләренә һәм кибеткә халыкны маскасыз кертә башлаячаклар. Шуннан соң, җәмәгать транспортына чират җитәчәк. Ә аннан инде мәдәният учреждениеләренә һәм кино залларына да халык маскасыз керә алачак. Авыз-борынны каплап торган махсус маскадан, иң соңгы булып, медицина учреждениеләренә йөрүчеләр котылачак.

Депутат искәртүенчә, җәмәгать урыннарында “маска режимы”ның кайчан бетереләчәген Роспотребнадзор хәбәр итәчәк, ә аңа кадәр барыбыз да тиешле санитария таләпләрен үтәргә – маскадан йөрергә тиеш булабыз.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев